Актерның гомере ничек өзелгән?
80 яшендә Русиянең халык артисты, театр һәм кино актеры Владимир Коренев вафат булган. Билгеле булганча, Владимир Коренев гомеренең соңгы көннәрен коронавирус инфекциясе госпиталендә уздырган.
Артист күпсанлы фильмнарда төште, озак вакыт К.С. Станиславский исемендәге театрда уйнады. Киң тамашачыларга Владимир Коренев "Кеше-амфибия" фильмында төп рольне башкаруы буенча билгеле. Шулай ук актер «Свет далекой звезды», «Дети Дон-Кихота», «Сыны Отечества» һәм башка бик күп фильмнарда төште.