Күренекле композитор Нур Даутовка – 65 яшь.
Республикабыз композиторлары арасында аны иң актив һәм популяр иҗатчы, төрле жанрдагы иң күп музыкаль әсәрләр авторы дисәң дә хата булмас, мөгаен. Соңгы дүрт дистә елга якын исеме Башкортстанда гына түгел, татарлар һәм башкортлар яшәгән башка бик күп төбәкләрдә дә киң билгеле. Ул иҗат иткән җыр һәм романслар (аларның саны инде күптән 300дән артты), шулай ук күләмлерәк әсәрләре филармония һәм театрлар артистлары концертларында, радио һәм телевидениенең музыкаль программаларында еш яңгырый, аларга үзешчәннәр дә әледән-әле мөрәҗәгать итә.
“Талантына, хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән гыйбарә дә аңа тулысынча туры килә. Рәсми органнар тарафыннан да ул үзвакытында һәм лаеклы бәяләнә. Нур Даутов — Башкортстанның халык артисты (2016 ел); Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2014); Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007, 1993); Башкортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясе лауреаты (1990). Тумыштан бирелгән сәләтенең бәләкәйдән үк күреп алынуы һәм тиешенчә үстерелүе белән бәхетле шәхес ул. Чишмәләргә һәм данлы иҗади традицияләргә бай төбәктә — Бәләбәй районының Пахарь дигән авылында төгәл 65 ел элек нәкъ шушы көнне туган.
Заманында авыл Советына, колхозга җитәкчелек иткән әтисе Әсгать ага гармунда, баянда оста уйный. Әтисеннән күрмәкче, кечкенә улы да аларны кулына ала. Укырга төшкәнче үк үзлегеннән нота танырга өйрәнә, мәктәптә инде бөтен булмышын музыка биләп ала. Укырга кирәк, ә ул тирәдә музыка мәктәбе булмый. 1967 елда әтисе 11 яшьлек улын Уфага алып килә һәм әле Газиз Әлмөхәммәтов исемен йөртүче музыка мәктәбенә укырга бирә. Биредә укыганда аның төп юнәлеше симфоник оркестр составындагы тынлы уен кораллары булса да, ул шулай ук баян һәм фортепианоны да тырышып үзләштерә. Нур 17 яшендә Уфа сәнгать институтына кабул ителә, тынлы һәм бәрмә уен кораллары бүлеге студенты булып китә. Дуслары һәм укытучылары, егетнең көйләр иҗат итүен күреп, язганнарын институт ректоры Заһир Исмәгыйлевка күрсәтергә киңәш бирәләр. Һәм нәтиҗәдә Нурга уен кораллары бүлегенең өченче курсыннан ректор үзе җитәкчелек иткән композиция классының беренче курсына күчеп утырырга туры килә. “Бу егет институтны опера язып тәмамлаячак”, — дигән рухландыргыч сүзләр әйтә ректор.
Укуы җиңел булмый: композиция дәресләреннән тыш, музыка теориясе белән дә җитди шөгыльләнергә туры килә. Шул арада ике ел армия хезмәтендә дә булып кайта. Укыганда бер үк вакытта академия театрында да эшләп йөри, анда күренекле актер, җырчы буларак та бик популяр Фидан Гафаров белән дә якыннан дуслашып китә. Нур Даутовны җырчы-композитор итеп таныткан тәүге “Туган җирем, рәхмәт сиңа!” (Кәтибә Кинҗәбулатова шигыре), “Кара шомырт чәчкәседәй” (Наҗар Нәҗми), “Кыр казлары” (Дилә Булгакова) һәм башка җырларын нәкъ Фидан Гафаров беренче тапкыр яңартты да инде.
Яшь автор җыр язганда кирәкле образ табарга тырыша, башкаручылар белән шөгыльләнә. Җырчылар да, үз чиратларында, аңа мөрәҗәгать итеп, әйтик, башка авторлар җырларына аранжировка ясап бирүен сорыйлар. Яшь композитор, җырлардан тыш, төрле инструменталь пьесалар, кыллы квартет, Вәлит Илембәтов сүзләренә “Җиремә тынычлык” кантатасын, фортепиано өчен беренче вокаль циклын яза. Укыган чагында һәм аннан соң бер ел Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада коллективлары музыка җитәкчесе булып эшли. Заһир Исмәгыйлевның алдан күреп әйткәне раска чыга: Нур Даутов институтны опера язып тәмамлый. Диплом эше итеп ул Зәйнәп Биишева поэмасы буенча Вил Кәримов либретто язган “Гөлҗамал” әсәрен сайлый. Яшь иҗатчының икенче вокаль циклы баритон һәм фортепиано өчен Рәми Гарипов сүзләренә язылган “Мин гашыйкларны яратам”, “Икәү”, “Юача” романсларыннан тора. Тәүге уңышлардан канатланган автор “Урал” симфоник поэмасын яза. “Бәйрәм увертюрасы” киң яңарыш ала.
Аның тагын берничә күләмле әсәрен искә төшерик. Беренче симфония. Аны 1993 елда хор һәм симфоник музыка фестивале вакытында “Шәрык” симфоник оркестры (дирижеры – Таһир Камалов) беренче тапкыр башкара. Шамил Анак сүзләренә “Жизнь как есть” (урыс телендә) вокаль-симфоник циклы аның иҗатындагы югары бер баскыч һәм музыка сәнгате үсешенә керткән зур үсеш булып тора. Бу цикл — бер дистә елга сузылган иҗат эшчәнлегенең җимеше.
Нәрсәдән башланып китә ул? Татарстанда Башкортстан көннәрен үткәрергә әзерләнгәндә, рәсми заказны үтәү йөзеннән, башкорт халкының борынгы драматик җыры “Буранбай”ны хор һәм симфоник оркестр өчен эшкәртергә керешә. Халык моңыннан, рухыннан ерак та китмичә, бер үк вакытта үзенчә яза. Җырның “эченә кереп”, “үзе аша үткәрә”. Шактый уңышлы килеп чыга бу. Беренче тапкыр ул танылган җырчы Сөләйман Абдуллин, курайчы озатуында һәм Башкорт дәүләт хор капелласы башкаруында яңгырый. Аннары “Урал”, “Каһым түрә”, “Колый кантон” җырларын шундый ук юл белән эшкәртә, киң колачлы, мәһабәт яңгырашлы итә. Җырлар уртасына яңа музыка салырга да туры килә. Гомумән алганда, һәр җыр бәләкәй генә бер операга әйләнә. Ниһаять, “Шәүрә” һәм “Порт Артур” җырларын эшкәртүне тәмамлап, композитор ун елга сузылган хезмәтенә нокта куя. Нур Даутовның Салават Юлаевка багышланган симфониясенең премьерасы мәдәни тормышыбызда вакыйга булган иде. Булачак композиторның күңелендә сабый чактан ук Салават образы яши, иҗатка рухландырып тора. Өлкән хезмәттәшләре аңа яугир шагыйрьнең соңгы көннәре турында опера язарга киңәш бирә. Әмма ул, данлыклы “Салават Юлаев” операсы булганлыгын күздә тотып, симфония жанрын сайлый. Электән Салаватның барлык шигырьләрен һәм аның хакында фольклор материалларын яхшылап өйрәнгәнлеге нәтиҗәсендә либретто яза. Салаватның иң беренче чиратта шагыйрьме, әллә яугирме булганлыгын аңлыйсы һәм әсәре аша аңлатасы килә аның. Симфониядә туган якны сагыну төп тема булып бара. Нур Даутов театр музыкасы жанрында да байтак хезмәт куйды. Башкорт академия драма театрында Әнгам Атнабаевның “Юллар өзелгән вакыт”, Мөкәрәмә Садыйкованың “Бергенәм, гөлгенәм”, Фәрит Богдановның “Әманәткә хыянәт”, Нәҗип Асанбаевның “Миләш-Миләүшә” һәм “Рәйсә+Фәйзи”, Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан” һәм башка спектакльләргә музыка язды.
1993 елның мартында Салават шәһәрендә уздырылган “Театр язы” фестивалендә Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакленә язылган музыкасы өчен махсус приз алды. Моннан соң, шушы спектакльгә язылган музыкага нигезләнеп, симфоник оркестр өчен сюита эшләде. Иҗат җимешләренең бер өлешен ул балаларга багышлый. Корней Чуковскийның “Тараканище” әкияте буенча бер пәрдәле балалар операсы язды. Аның артыннан ук фортепиано өчен “Балалар альбомы” иҗат итте. Анда балалар музыка мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен 20 гади пьеса кергән. Институтта укыган вакытта ул мәшһүр композиторыбыз Заһир Исмәгыйлевның: “Музыкада бернәрсә дә уйлап чыгарылган булмасын, барысы да йөрәктән чыгарга, халык иҗаты чыганакларыннан килергә тиеш”, — дигән сүзләрен һәрчак хәтерендә тота. Өлкән якын дусларының берсе Бәхти Гайсин да аңа: “Синең көйләр әйбәт килеп чыга, халыктан ерак китмә, халыкчан яз”, — дип әйтә торган була. Бу өлкән моңдашларының сүзләрен гомер буе васыять итеп саклый хәзер инде үзе дә өлкәнәеп баручы Нур Әсгать улы.
— Көй язар өчен сайлап алган текст кайчак үзе “җырлый” башлый, — ди композитор, иҗат серләре белән уртаклашып. — Ә кайчак үз-үзеңне мәҗбүриләп утырырга да туры килә. Шулай эшләгәндә генә килеп чыга ул. П. И. Чайковский да әйткән бит: “Рухлану — сирәк кунак, эшләгән вакытта гына килә ул”. Хәзер үзебезнең республикадагы күптәннән эшләп килүче академия хор капелласы, симфоник оркестр, халык уен кораллары милли оркестры башкарырлык итеп җитди әсәрләр язарга мөмкинлек бар. Бу коллективлар өчен бик күп халык җырларын да эшкәрттем.
Нур Даутовның җырларын башкармаган сәхнә йолдызларыбыз сирәктер. Идрис Газиев, Флүрә Килдиярова, Вахит Хызыров, Җәмил Әбделманов, Радик Динәхмәтов, Казаннан Зөһрә Сәхәбиева... Мәрхүм Илһам Шакиров та яратып җырлады аларны. Композитор бер үк вакытта 1987 елдан Уфа сәнгать училищесында, 2002 елдан сәнгать институтында да укыта. Республика күләмендә үткәрелүче яшь җырчылар һәм үзешчәннәр бәйгеләренең жюри составында да эшли. Һәм, әлбәттә, концерт-кичәләрдә төрле уен коралларында уйнап, үз җырларын үзе башкаруын да еш ишетергә туры килә.