+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 гыйнвар 2021, 18:00

Мәдәниятебез зур югалту кичерде

4 гыйнварда, 59нчы яшендә билгеле дирижер, музыкант, Башкортстан Милли симфоник оркестрына нигез салучы Таһир Камалов вафат булды.

4 гыйнварда, 59нчы яшендә билгеле дирижер, музыкант, Башкортстан Милли симфоник оркестрына нигез салучы Таһир Камалов вафат булды.
Таһир Тәүзәх улы Камалов 1962 елның 2 июнендә Уфада туган. Уфа сәнгать институтын һәм Гнесиннар исемендәге Русия Музыка академиясен тәмамлый. Опера-симфония дирижерлыгы классы буенча Казан консерваториясендә профессор Фуат Мансуровта стажировка үтә.
1989 елдан 1992 елга кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында дирижер булып эшли. 1992-94 елларда – “Шарк” симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. 1994-96 елларда – Башкортстан Милли симфоник оркестрының генеральный директоры, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, 1996-2011 елларда – “Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры” мәдәният һәм сәнгать дәүләт учреждениесенең сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта, студентларның симфоник оркестрына җитәкчелек итә.
Таһир Камалов чын мәгънәсендә Русия классик музыка сәнгатенең горурлыгы булып санала. Аның олы хезмәте аркасында республиканың төп оркестры илнең әйдәүче симфоник коллективлары дәрәҗәсенә чыкты һәм Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә уңышлы чыгыш ясады, туган республикабыз мәдәниятенең данын Тунис һәм Швейцария концерт залларында беренче тапкыр танытты.
Таһир Камаловның кайнап торган энергиясе Башкортстанда “Ак елга” халыкара симфоник һәм хор музыкасы фестивальләрен (1993-2002), ел саен оештырылучы “Раштуа очрашулары”н, “Наследие” милли һөнәри музыка фестивален (2005), З. Исмәгыйлев һәм Н. Сабитов исемендәге халыкара яшь музыкант-башкаручыларның фестивальләрен, Идел буе, Урал һәм Коми Республикасы композиторлары музыка фестивален, “Евразия күпере музыкаль марафоны”н, “Бах фестивале”н, “Оркестр чакыра”, “Җәйге сезоннар”, ”Тере классика” концертларын һәм башка күп чагу мәдәни проектларны югары дәрәҗәдә үткәрүне мөмкин итте.
Маэстроны тормыш дәвамында аерып торучы билге – башкорт композиторларының симфоник музыкасына игътибар: нәкъ ул башкорт композиторлары симфоник музыкасы антологиясен җыючы беренче дирижер булды, ә 2009 елда Башкортстан композиторларының юбилей съездын үткәрде, анда хәзерге авторларның әсәрләренең премьералары яңгырады.
Таһир Камалов симфоник оркестрлар белән Германиядә, Польшада, Украинада, Швейцариядә, Япониядә чыгыш ясады. Ул - Халыкара башкаручылар һәм дирижерлар конкурсы лауреаты (Женева, 1997). 1995 елда аңа “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелде.
Күренекле дирижер һәм искиткеч кеше Таһир Тәүзәх улы Камалов турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Бу сүзләр астына, кайгы уртаклашып, кул куючылар: Р. Ф. Хәбиров, К. Б. Толкачев, А. Г. Назаров, А. Г. Сидякин, А. Ш. Бадранов, Ә. И. Шәфыйкова, С. Н. Греков, Л. З. Исмәгыйлова.
Фото: YouTube
Читайте нас