-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 гыйнвар 2021, 22:00

Кремль чыршысы – сезнең өйдә!

Яңа ел тамашасын илнең барлык балалары да рәхәтләнеп телевизордан карый алды.

Яңа ел тамашасын илнең барлык балалары да рәхәтләнеп телевизордан карый алды.

Илнең төп Чыршы бәйрәме – “Пятое время года, или Кто придумал Новый год” Яңа ел тамашасы узган елның соңгы көннәрендә Кремль сараенда балалардан башка гына узды.

Кремль чыршысы спектакле өчен махсус әзерләнгән виртуаль һәм классик декорацияләр файдаланылган, Мәскәү театрларының һәм танылган кино артистлары, акробатика буенча Русия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары җәлеп ителгән иде.

Әкияти тамашаның төп геройлары бәйрәм традицияләрен саклаучы һәм яшь тамашачыларны Яңа ел бәйрәме тарихы, аны төрле илләрдә бәйрәм итү мәдәнияте белән таныштырды. Спектакль персонажлары “Времялет” ярдәмендә Политехник музейга, Борынгы Римга, Италиягә һәм Петр I чорындагы Русиягә мавыктыргыч сәяхәт кылды.

Балалар өчен тамаша Яңа ел алдыннан – 31 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә, шулай ук 7 гыйнварда 19.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) “Карусель” каналында күрсәтелде. Аның трансляциясен кабатлап 13 гыйнварда 17 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) күрергә мөмкин булачак.

Фото:karusel-tv.ru
Читайте нас: