-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 гыйнвар 2021, 14:10

"Әни киткәч, әтинең яшисе килмәде..."

Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова әти-әнисенең бәхетле чакларын исенә төшергән.

Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова әти-әнисенең бәхетле чакларын исенә төшергән.

- Миңа әле дә авыр. Китеп барганына биш ел булды. Әни киткәч, әти ун ай гына яшәде. Ир кешегә ялгыз калу бик авыр… Әни үлгәч, әтигә бу хакта әйтергә курыктык, хәтта. Алар 66 ел бергә гомер иткән иде. Дөрес тәрбия биргәннәре, эшкә өйрәтүләре өчен мин аларга шундый рәхмәтле. Әле дә, өйдә үзем генә калганда, күңелем тулса, әнинең фотосын кулыма алам да аның белән сөйләшәм, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.

- Әни өлкән улым Илһамның туган көнендә үлде. «Әни, көтеп тор, Илһамның туган көненә генә кайтып киләм», — дидем. Баланың күңелен дә күрәсе килә бит. Туган көндә утырдык та өйгә кайттык. «Җәвит, әни янына кайтып китим», — дим. «Тукта, иртән кайтырбыз», — ди. Кулымнан бер эш килми, креслода утырам… Җәвит абыеңның сүзен тыңлап, кайтмый калдым. Төнге дүртләрдә йоклап китүем генә булды, телефон шалтырый… Абый: «Әни үлде», — диде. Бер сәгать акырып еладым. Җәвит тә туктата алмый. «Ник китмәдем? Ник сине тыңладым?» — дим. Әнием янында була алмадым… Шуннан соң юлга чыктык. Юл буе өчесе, җидесе турында сөйләшеп кайттым. Башым эшләми… Казан белән туган авыл арасы ул төнне шундый озак тоелды миңа. Бер тәүлек буе кайткан кебек булды. Кайтып кердем… (елый). Бүгенгедәй исемдә: әнинең битендә бер җыерчык юк иде. Аңа яулыклар бәйләгәннәр, ул яңа туган сабый кебек ята…

…Безнең әни өч ел сукыр булып утырды. Шуннан соң аны операция ясар өчен Казанга алып киттек. Операция уңышлы үтте, әни күзен ачты. Әни бездә ике атна торды, әмма без аны анда көчләп тоттык, дисәм дә була. Хәтта барганда да ул киреләнде. «Әтиегез үлдеме әллә? Шуңа мине Казанга алып барасыз», — дия иде. Ул бит күрми… Шулай итеп ике атна көчкә бездә торгач: «Әтиегез мине югалткандыр, мине ачуланыр инде», — дия башлады. Әйтерсең лә аңа унсигез яшь, һәм әти аны ачулана ала. Шулай итеп кайтарып куйдык без аны. Әни: «Мәскүрем, син мине сагындыңмы?» — ди әтигә. «Син кайда шулай озак йөрдең соң?» — ди әти. «Юк, син әйт әле, мине сагындыңмы?» — ди әни. Мәхәббәт юк дип әйтеп буламыни?..

Фото: Татар-информ
Читайте нас: