+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 гыйнвар 2021, 15:50

"Нур"ның нурлы Финәсе

Бүген, 8 гыйнварда, Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Финә Вәлиеваның туган көне. Гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа берничә сорау юлладык.

Бүген, 8 гыйнварда, Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Финә Вәлиеваның туган көне. Гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа берничә сорау юлладык.

- Финә Мансур кызы, Сез халкыбызның иң яраткан шагыйре - Атнабай, иң яраткан җырчылары Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов белән бер Тәтешле җирендә туып үскәнсез. Туган ягыгыгыз турында бераз сөйләп үтегез әле!

- Әйе, мин Гәрәбаш кызы. Һәркем өчен туган ягы - иң кадерле урын. Гомер саннары арткан саен ул тагын да кадерлеләнә. Туган ягымның халкы белән бик горурланам. Тәтешледә шулкадәр талантлы, уңган, мәдәнияткә һәм сәнгатькә гашыйк, ихлас кешеләр яши. Туган як халкы белән тыгыз аралашу "Кызыл таң"ның җырлы кичләре" дигән зур проект ярдәме белән башланып китте. "Кызыл таң" гәзите оештырган бу чараны Тәтешле районы ачты. Бәйрәм гөрләп үтте. Анда искиткеч талантлы баянчылар, җырчылар, биючеләр чыгыш ясады. Ирем Илдар Вәлиев белән Атнабайның "Игезәкләр" спектакленнән өзек күрсәттек. Бу чарада күп дуслар таптык. Озак еллар район белән җитәкчелек иткән Рушан Гәрәев безне нык хөрмәтләде. Коллектив белән кайтканда да бик зурлап каршы алды. Аңа районны үстергән һәм матурлаган өчен чиксез рәхмәтлебез.

- Финә ханым, Сез Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын, актер бүлеген тәмамлагансыз. Арытаба гомер юлыгыз Салават дәүләт башкорт драма театры белән бәйле. Бу чор турында да бераз беләсе иде...

- Институтта профессор, СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова курсында укыдым. Укытучыларым - зур талант ияләре Рәфил Нәбиуллин, Нурия Ирсаева, Гөлли Мөбәрәкова булдылар. Бигрәк тә Нурия Ирсаевадан актер осталыгы буенча алган сабаклар минем өчен кыйммәтле булды. Әле дә роль өстендә эшләгәндә, Нурия апаның дәресләрен искә төшерәм. 1996 елда институтны тәмамлап, Салават театрына эшкә килдек. Бу театр йөрәгемдә иң матур урынны били. Салават театры мине ирле, кызлы, йортлы итте. Монда миңа "Башкортстанның атказанган артисты" дигән югары исем бирделәр. Бик көчле театр, артистлары талантлы!

- Ә бүген Сез...

- Бүген мин республиканың искиткеч күркәм, тамашачылар мәхәббәтен яулаган, нур чәчеп торучы "Нур" театрында эшлим, тормыш иптәшем, Илдарым белән бергә иҗат итәм. Коллективыбыз бик матур, җитәкчеләребез уңган, акыллы. Мин бик бәхетлемен!

- Яраткан эштә кадерле кешеләр белән эшләүдән дә зуррак ни бар? Бары исәнлек телибез Сезгә! Булганыгыз өчен рәхмәт!

Айгөл Юлъякшина.


Читайте нас: