+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 гыйнвар 2021, 14:15

Яна Габбасова җиңүен ничек билгеләгән?

7 гыйнвар кичендә Нефтекамадан Яна Габбасова, хәзер инде танылган «Голос-9» җиңүчесе буларак, туры эфир үткәрде.

7 гыйнвар кичендә Нефтекамадан Яна Габбасова, хәзер инде танылган «Голос-9» җиңүчесе буларак, туры эфир үткәрде.

Ул язылучыларының популяр сорауларына җавап бирде.

Яна проектта җиңүне ничек билгеләп үтүе турында сөйләде, әмма зурлап тантана үткәрүе белән мактана алмады.

- Финал тәмамлану белән без машинага утырдык, әти юлны бутады, һәм без икенче адреска киткәнбез. Шулай Мәскәү буенча йөреп алдык. Аннан башым бик авыртты, без кайттык та җиңү өчен бер бокал коры шәраб эчтек һәм йокларга яттык. Минем әле туганнарым да өйдә иде, алар финалга эләгә алмады. Без кайтканда алар йоклый иде инде, - дип сөйләде Яна.

Кыз шулай ук бүгенге көнгә кадәр авыуын белдерде: аның тамагы авырта һәм борыны тыгылган.

Фото: социаль челтәрләр
Читайте нас: