-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 гыйнвар 2021, 16:30

Ковид дип тормадык, биедек тә җырладык...

Башкортстанда узган 460тан артык Яңа ел чарасында 155 мең кеше катнашкан.

Башкортстанда узган 460тан артык Яңа ел чарасында 155 мең кеше катнашкан.

Бу хакта бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.

Гадәттәгечә, «Башкортстанның мәдәни дөньясы» порталында «Яңа ел чаралары календаре» формалаштырылган, анда 25 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр чордагы иң мөһим вакыйгалар кертелгән. Календарьга кертелгән чараларның гомум саны - 30 меңгә якын. Чараның онлайн-форматында 115 мең кеше булган.

«Быел Башкортстан «Елки-Арт» Бөтенрусия акциясенә кушылды, ул «Таврида» резидентлары һәм «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән берлектә оештырылды. Уфа әлеге акция узган Русия шәһәрләре бишлегенә керде", — дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.

Республиканың биш районы (Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман, Тәтешле) былтыр автоклублар сатып алды, алар Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә, шул исәптән клублар булмаган ерак, кечкенә авылларда да, актив файдаланылды.

Барлык дәүләт театр-концерт учреждениеләрендә Яңа ел һәм Раштуа каникулларында театральләштерелгән тамашалар, спектакльләр, концерт һәм күңел ачу программалары тәкъдим ителде. Чаралар тамаша залын 30 процентыннан да артмаган дәрәҗәдә тутыру шартларын, шулай ук коронавирус йогышын профилактикалау буенча "Роспотребнадзор" таләпләрен катгый үтәп уздырылды.

Фото: Башинформ
Читайте нас: