Берсе - халыкныкы, икенчесе - атказанган.
Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев белән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова булыр болар. Кәрим кемгә охшаган икән, дисәк... Әнисенең балачагына икән.
Әйткәндә, бүген - Лилиябезнең туган көне. Аны беренчеләрдән булып хәләле котлаган, билгеле.
«Туган көнең белән, җанкисәгем. Моңсуланып килгән тормышыма яңа сулыш өреп, нур бөркеп, сине пәйда иткәненә мең рәхмәтлемен Аллаһыма. Гөлназыбыз белән Кәримебезнең бәхетле гомерләрен күреп, бәрәкәтле, тигез, сәламәт гомерләр насыйп итсен, Аллам», — дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Аңа Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева да кушыла. «Лилияү! Җырларымның илһамчысы! Туган көнең белән кайнар котлыйм. Түгәрәк бәхетләреңдә, җырлап торган тормышыңда сайрап гомер ит. Алда да бергә җырлашып яшәргә язсын!» — дип яза ул.
Лилияне без дә туган көне белән тәбриклибез! Иҗади уңышлар, алкышлар, балкышлар һәм сөю-сәгадәт телибез!
Фото: гаилә архивыннан.