+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 гыйнвар 2021, 14:40

"Авызыңны ача күрмә!.."

Русия эстрада җырчысы Филипп Киркоров үзенең элекке ярдәмчесенә интервьюлар бирмәс өчен акча түләгән. Ул нинди серләр яшерә икән?

Русия эстрада җырчысы Филипп Киркоров үзенең элекке ярдәмчесенә интервьюлар бирмәс өчен акча түләгән. Ул нинди серләр яшерә икән?

Филипп Киркоров күптән түгел 80 яшьлек ярдәмчесе Людмила Дородныхны лаеклы ялга озатты. Җырчы аңа аның турында интервьюлар бирмәс өчен бихисап акча түләгән. Бу хакта Людмила Дородных үзе белдерә.

- Мин хәзер аның турында сөйләмим. Үзебезнекеләр белән генә. Минем өчен кайгырмагыз, хәлем яхшы. Ул мине яхшы кеше буларак белә. Тик мин дә аның турында берни дә начар әйтмәдем һәм әйтмәячәкмен. Мин катнашкан тапшыру да барысына да ошады. Тик башка бернинди дә интервью бирмим, - дип сөйләгән ул "Собеседник" басмасына.

Шуңа да карамастан, журналистлар көн дә хатынга сорау белән мөрәҗәгать итә икән. Хатын белдерүенчә, җырчының серләрен белер өчен аңа 5 миллион сум акча да тәкъдим иткәннәр, әмма ул баш тарткан.

Димәк, Киркоров акчаны күбрәк биргәндер...

Фото: Шоу-бизнес төркеменнән
Читайте нас: