-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 гыйнвар 2021, 16:50

Марсель Сәлимов – “Тынычлык илчесе”

Язучы-сатирик, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимов 2020 ел өчен “Тынычлык илчесе” Халыкара әдәби премия лауреаты булды.

Язучы-сатирик, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимов 2020 ел өчен “Тынычлык илчесе” Халыкара әдәби премия лауреаты булды.
Аның кандидатурасы “Тынычлык илчесе” мактаулы исеменә Халыкара әдәбият, сәнгать, коммуникация академиясе (Германия) һәм Украинаның Халыкара әдәбият һәм сәнгать академиясе тарафыннан тәкъдим ителде.
Дөньяның Халыкара әдәби премиясе күренекле әдәби, иҗади, халыкара һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен төрле дәүләтләрдән билгеле язучыларга, тәрҗемәчеләргә, галимнәргә, артистларга, музыкантларга, җәмәгать эшлеклеләренә тапшырыла.
Быел Халыкара жюри бөтен дөньядан 500дән артык ткәъдим алган. Генрих Дик (Германия), Виктор Терен, Лилия Бондаревич-Черненко (Украина), Михась Пазняков, Анатолий Аврутин (Беларусь), Марсель Сәлимов (Башкортстан, Русия Федерациясе), Баху-Меседу Расулова (Дагыстан, Русия Федерациясе), Роллан Сейсенбаев, Галымкаир Мутанов (Казахстан), Айдарбәк Сарманбәтов (Кыргызстан), Абдукаххор Косим (Таҗикстан), Валериан Маркаров (Грузия), Һиндстан Язучылар ассоциациясенең генеральный секретаре Ашис Санйал (Индия, Бангладеш), Ольга Бежанова, Инна Богачинская (АКШ), Людмила Шутько (Италия), Леонид Рассадин (Яңа Зеландия), До Тхи Хоа Ли (Вьетнам), Александр Грицаенко (Швейцария) лауреатлар булган.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: