-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 гыйнвар 2021, 14:00

Фән Вәлиәхмәтов: "Мин гарип туарга тиеш булганмын..."

Җырчының әнисе йөкле чакта фаҗигагә тарыган.

Җырчының әнисе йөкле чакта фаҗигагә тарыган.


Күптән түгел Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка 70 яшь тулды. Бу уңайдан ул "Ватаным Татарстан" гәзитенә интервью биргән. Шунда бик авыр да, җиңел дә вакытларын искә алган.


- Әнкәй минем белән йөкле чакта комбайнга кысыла. Эче бик нык авырта, ләкин ул чакта табибка күренүләр булмый, ул да шулай үткәреп җибәрә. Авыртынып йөргән чакларында бер төш күрә, имеш, ике ай бергә кушыла. Әни куркып, төш юрата торган әбигә бара. Кызым, күңелеңә авыр алма, балаң гарип туа, диде. Әни мине тапкач, кулның гариплеген күргән дә, елый да елый икән. Кендек әбисе, балам, елама, бу бик бәхетле кеше булачак, Мәскәү дә кул чабар аңа, Казан да, дигән. Саимә әби гүр иясе инде, сүзләре әүлиянеке булган. Әнкәй гел шулай искә ала иде, - дип сөйли Фән абзый info@vatantat.ruга.


Бигрәкләр дә дөрес күргән бит кендек әбисе!


Фото: bashklip.ru



Читайте нас: