+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 гыйнвар 2021, 17:30

Элвин Грей Африкада нишли?..

Үзе белән Җәмил Баймурзинны да алган.

Башкортстанның һәм Татарстанның популяр җырчысы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) 16 гыйнварда Ижаудан Инзилә исемле кызы белән никах үткәрде. "Ак Барс Арена"ның "Palladium" ресторанындагы зур тантанадан соң берничә көн узгач, 31 яшьлек музыкант үзенең 20 яшьлек хатыны белән Көнчыгыш Африкага ял итәргә киткән. Алар бүген Занзибар танзан архипелагында.
Эфиопиягә килеп җиткәнче яшь пар бик нык арыган. Хәтта кунакханәгә урнашканнан соң да тиз генә чыгып китәргә батырчылык итмәгән алар, берникадәр вакыт балконда гына кызынырга булганнар. Ә хәзер инде алар рәхәтләнеп ял итә. Юлъякшиннар "ширбәтле айга" үзләре генә бармаган, музыкант Җәмил Баймурзин да алар белән барган.
Радик Юлъякшинны әле бер, әле икенче кыз белән очрашып йөри икән, дигән имеш-мимешләр күп булды. "Татар кызы" конкурсында катнашкан Ижау кызы Инзилә белән төшкән фотолар Интернет челтәрләрендә пәйда булгач, күпләр бу хәлнең туй белән тәмамланачагын аңлады да инде. Чыннан да, яшь гаиләнең мәхәббәт тарихын күпләр кызыксыну белән күзәтеп барды һәм аларның фаразлавы чынга ашты. Бүген инде күренекле җырчы гаилә тормышы белән яши.

Фото: vibirai.ru
Читайте нас: