Башкортстанда туып-үскән җырчы-рэпер Моргенштерн "Евровидение"дә Русия данын якларга мөмкин.
22 яшьлек Русия рэперы Моргенштерн (үз исеме - Алишер Вәлиев) "Евровидение" Халыкара музыка конкурсына барырга әзер булуын белдерде. Бу хакта музыкант Instagram сәхифәсендә язган.
"Мин "Евровидение"гә барырга әзер. Анда миңа тиңнәр булмаячак...", - дип язган ул.
Элегрәк продюсер Иосиф Пригожин, "Евровидение"гә Моргенштернны җибәрергә мөмкин, дигән фикер белдергән иде, чөнки әлеге вакытта популярлык буенча Русия эстрадасында аңа тиң җырчы юк.
Исегезгә төшерәбез: "Евровидение" узган елда узарга тиеш иде. Анда Русиядән "Little Big" төркеме барачагы турында карар кабул ителде. Аларның "UNO" җырына төшерелгән клип караулар буенча рекорд куйды. Тик конкурс коронавирус пандемиясе аркасында агымдагы елга күчерелде. Беренчел мәгълүматлар буенча, Русиядән "Евровидение-2021"гә барыбер "Little Big" төркеме җибәреләчәк.
Шуны да билгеләргә кирәк: узган елда Моргенштерн "Ел музыканты" дип билгеләнде.
Фото: Рен тв сайтыннан