+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 гыйнвар 2021, 17:18

Фән-Фәнир дуслыгы... ватык машинадан башланган

Республикада һәм аннан читтә дә билгеле шәхесләр Фән Вәлиәхмәтов белән Фәнир Галимовның күпьеллык дуслыгы күпләргә үрнәк. Ул мәзәк кенә башланган икән.

Республикада һәм аннан читтә дә билгеле шәхесләр Фән Вәлиәхмәтов белән Фәнир Галимовның күпьеллык дуслыгы күпләргә үрнәк. Ул мәзәк кенә башланган икән.

Бу хакта без Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева белән сөйләштек. Ул яңа гына Фән аганың 70 яшьлек юбилееннан кайткан иде.

- Башкортстаннын, Татарстаннын халык артисты, виртуоз тальянчы, халкыбызнын сөекле жырчысы, моңдашым, бик күп жырларымны халыкка алып чыгып, онытылмаслык иткән Фән Вәлиәхмәтовны зур бәйрәме, 70 яшьлек юбилее белән котлап кайттык. - диде ул. - Анда тагын бер моңдашым Фәнир Галимов та бар иде.

Алар икесе дә миңа бик кадерле, ике моң иясе уртасында Бәхетлебикә булып йөрдем шулай! Аларны Лещенко һәм Винокурга да тиңләүчеләр бар инде. Белүемчә, алар очраклы гына танышкан.

"Минем Туймазыда машина ватылган иде, ул - бер оешмада механик. Машинамны ремонтларга булышты, үзе дә көйләр яза, баянда уйнап җырлый торган егет икәнен белгәч, берәр нәрсә уйнап күрсәтүен сорадым. Беренче җыры ук минеке иде.

Хәзер Фәнирнең иллеләп җырын башкарамдыр, шул машина ватылганнан бирле утыз елга якын бергә инде без. Искиткеч чиста күңелле, талантлы, ярдәмчел кеше ул", - дип сөйләгән иде Фән.

Мин дусларыма сокланам һәм алар белән "бер дулкында" булуыма шатланам!

Фото: "ВКонтакте".
Читайте нас: