+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 гыйнвар 2021, 11:25

Әнвәрне чыгырыннан чыгарганнар...

Югыйсә, андый ук тупас кеше түгел лә ул.

Югыйсә, андый ук тупас кеше түгел лә ул.

Әнвәр Нургалиев «Фабрика» төркеме кызлары белән елмаеп фотога төшкән.

Аның бу фотосын ошатмаучылар табылган. Былтыр яз әнисенең - коронавирустан, күптән түгел генә әтисе вафат булуын һәм «мин ятим калдым» дип язуын искә төшергәннәр, ярый торган эш түгел, янәсе.

«Без дөньядан китүгә безнең балалар да шулай күңел ачып йөрерләрме икән инде? Әй акча, акча…» — дип язган берсе.

Әнвәр Нургалиев аңа: «К.теңне эшен дөрес эшләргә өйрәт. Синең ни пычагым эшең бар минем дөньяда, акыллы сүз кыстырдым дип уйлыйсыңмы, ничек шулай адәмлектән чыгып була, әй Аллам», — дип язган.

«Алтмышка җитеп тә акыл кермәгәч, кая бара бу дөнья?» — дип җавап биргән тегесе.

Укучылар арасында җырчыны яклаучылар да, тупас җавап бирүенә ризасызлык белдерүчеләр дә бар.

Фото: Инстаграм
Читайте нас: