+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 гыйнвар 2021, 18:00

Алла Пугачева тагын да ныграк яшәргән...

Моны пластик операция нәтиҗәсе дип уйласагыз, ялгышасыз.

Моны пластик операция нәтиҗәсе дип уйласагыз, ялгышасыз.

Җырчы Алла Пугачевага хәзерге яшендә бөтен хирургия алымнарын куллану тыела, шуңа күрә ул даими рәвештә косметологка йөри икән. Бу хакта Sobesednik.ru порталына пластик хирург Александр Вдовин белдергән.
Белгеч сүзләренә караганда, җырчы һәрвакыт үзенең тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирә, һәм аның әлеге вакытта шулай яшь күренүе бер дә гаҗәп түгел.
"Ул битне яшәртү процедуралары, шул исәптән инъекцион процедуралар да ясата. Мәсәлән, мезотерапия. Алла Борисовна аппарат технологияләрен өстенрәк күрә", — дип билгели Вдовин.
Белгеч Пугачеваның елына бер тапкыр Альтер һәм Фрактор аппаратларында процедуралар ясатуын фаразлый, бу аппаратлар АКШта бик популяр.
"Бу кыска вакыт эчендә тыштан да, эчтән дә тиренең сыйфатын яхшырта торган радиодулкынлы лифтинг методы", — дип аңлата табиб.

Фото: showbiz.fakty.ua
Читайте нас: