+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 гыйнвар 2021, 11:40

“Балачагым да, киләчәгем дә — сәхнә”

“Голос -9” проектында җиңү яулаган Яна Габбасова 5 яшендә үк артист булачагын фаразлаган.

“Голос -9” проектында җиңү яулаган Яна Габбасова 5 яшендә үк артист булачагын фаразлаган.

Безнең илдә студентлар көне 25 гыйнварда билге­ләнә. Император Николай I 25 гыйнварны илдәге барлык югары уку йортлары көне итеп билгеләргә боерган булган. Ә менә “Татьянин день” дигән ата­ма­ны бу көн чиркәү изгеләштергән Татьяна Крещенская хөрмәтенә алган.
25 гыйнвар югары уку йортларында еш кына сессия ахырына туры килә, студентлар бу көнне шәм­нәр кабыза һәм изге Татьянадан укуда, мәгарифтә һәм мәгърифәттә ярдәм сорап дога кыла. Ә МДУ территориясендә хәтта йорт гыйбадәтханәсе эшли, бу — изге Татьяна чиркәве.
Ә менә Халыкара студентлар көне тарихы андый ук бәйрәмчә күңелле түгел. Аның тарихы 1939 елда нацистлар­ның Чехословакияне оккупацияләү вакытында башлана. 28 октябрьдә Чехия студентлары һәм укыту­чылары үз дәүләтләренең бәйсезлеген яклап, демон­страциягә чыга. Ләкин акция вакытында лидерларның берсен, медицина факультеты студенты Яна Оплеталны атып үтерәләр. Аны җирләү матәме антифашистларның янә бер акциясенә әверелә. Нәтиҗәдә, 17 ноябрьдә нацист гаскәрләре Чехия университетын штурмлый, студент­ларның тулай торакларын камап алалар һәм 1200дән артык кешене концлагерьга озаталар. Ә өч елдан соң Лондонда фашизмга каршы көрәшкән Халыкара студентлар очрашуы уза, анда 17 ноябрьне Бөтендөнья студентлар көне буларак билгеләп үтү турында карар кабул ителә.
Студентлар көне менә шундый күңелсез хәлләр белән башланса да, бүген ул — яшьләрнең иң яраткан бәйрәме. Чыннан да, бик күп кеше гомеренең иң матур чагы — яшьлек еллары уку йортларында үтә бит, шуңа да бу көнне инде күптән һөнәр иясе булганнар да матур истәлекләр белән каршы ала.

Күптән түгел якташыбыз Яна Габбасова Башкортстанны гына түгел, ә бөтен Русияне үзенең үзенчәлек­ле тавышы белән таң калдырды. Чыннан да, әле 17 яшьтә генә булса да, аның искиткеч таланты, тырышлыгы һәм бик максатчан булуы “Голос-9” конкурсында иң югары бәя алды. Ничек яши соң бүген Нефтекама кызы? Киләчәккә нинди максатлар куйган?
Яна Габбасова 2003 елның 26 мартында Нефтекама шәһә­рендә туган. Кыз билгеләвенчә, 5 яшендә үк ул әти-әнисенә җырчы булачагын белдергән. Билгеле, мәктәпне тәмамла­ганчы укучыларның планнары күп тапкырлар үзгәрү кичерә, ә менә Яна кече яшьтә әйткән сүз­ләренә тугры кала.
— Мин бию, өстәл теннисы, йөзү белән дә шөгыль­ләнә идем. Тик шушы проектта катнашырга булгач, болар барысы да икенче планга күчте. Мин — бик йомшак күңелле, хисчән кеше. Шушы үзенчәлегем җыр­ларны башкарганда да чагыла. Эчкерсез, чиста күңелле булырга тырышам.
Билгеле, әти-әнинең ми­ңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын тою да миңа ышаныч өс­ти. Алар минем бу башлангычымны да хуплады.
7нче сыйныфтан башлап, һәр гаилә бәйрәменә мин һәр­вакыт гитара белән барам һәм без яраткан җырларыбызны башкарабыз, — ди ул.
Яна, җырлаудан тыш, гитарада да бик оста уйный. Ул берничә тапкыр абруйлы музыкаль конкурслар лауреаты бул­ган. 2017 ел­ның июнендә Яна Габбасова “Поколение NEXT” халыкара фестивалендә Гран-при яулаган. Анда ул үзенең во­кал таланты белән тамашачыларны һәм жюрины таң калдырган. Ул вакытта җиңү кызга Нью-Йорк кино­академиясендә белем алу мөмкинлеге биргән.
— 15 яшьлек чагымда кө­чемне балалар “Го­лос”ын­да сынап карадым. Минем өчен бу чын-чынлап сынау булды. Анда музыкаль үзенчәлек кенә түгел, үз-үзеңне сәхнәдә тоту, җырны башкару алымы һәм башкалар да исәпкә алынды. Яңа кешеләр, яңа мохит мине, чыннан да, каушатты. Балаларга мондый конкурсларда катнашу җи­ңел тү­гел. Шуңа да, бәлки, кастингта җиренә җиткереп чыгыш ясый алмаганмындыр, — ди Яна бү­ген, ул чыгышын исенә төше­реп.
Чыннан да, авырлыклар ке-шегә сынау өчен бирелә. Бе­рәүләр, алардан куркып, куелган максатларыннан баш тартса, икенчеләргә исә бу тагын да тырышыр өчен ныклы этәр­геч була. Кечкенәдән бик максатчан, тырыш кызга да бу уңыш­сызлыклары нәкъ шулай тәэсир итә. Кыз төшенке­леккә бирелми, киресенчә, барлык тырышлыгын эшкә җигеп, “өлкәннәр “Голос”ы­на ныклап әзерләнә башлый.
Бүген исә яшь башкаручы үзенең нәкъ менә Полина Гагаринага эләгүе белән бик бәхетле булуын таный. Конкурс вакытында арты белән утырган дүрт остаздан ул гына конкурсанткага йөзе белән борылды. Бу Янаның үз-үзенә булган ышанычын тагын да арттырган. Кыз­ның “чын сугышчы” булуын соңрак популяр җырчы Полина Гагарина үзе дә ассызыклады. Яна бел­дерүенчә, репетиция­ләр­дә танылган җырчы аның белән бик таләпчән булмаса, аның белән һәр карашын, сәх­нәдә хәрәкәтен, “башкарылучы җырның һәр юлын” эшләп кара­маган булса, ул мондый уңыш­ка ирешә алмас иде. Яна Габбасова фике­ренчә, бәйгенең һәр финалисты җи­ңүче булырга лаек иде.
Янаның “Голос” проектында катнашуын республикада яшәү-челәр генә түгел, башка төбәк-ләр дә зур кызыксыну белән күзәт­те. Тәү чиратта, шундый яшь кенә кызның бик оста башкаруы сокландырды тамашачыны. Һәм менә узган елның 30 декабрендә “Голос” шоуының тугызынчы сезоны финалы булды. Анда Яна Габбасова проект җиңүчесе итеп танылды. Ул остазы Полина Гагарина белән “Зима”, үзе француз җырчысы Лара Фабианның “Je t’aime” хитын һәм Нина Бродскаяның “Зве­нит январская вьюга” җы­рын башкарды. Финал вакытында шушы яшь кенә кыз, Василий Пасечник, Дмитрий Венгеров һәм Олег Аккуратовны артта калдырып, иң югары урынга күтәрелде. Өстәвенә, Аккуратов аңа минималь өзек белән оттырды. Егет 48,9 процент тавыш җыйса, тамашачы­ларның 51,1 проценты Яна яклы булды. Яна Габбасова, статуэткадан тыш, тавыш яздыру студиясенә дә сертификат алды.
Хәзер инде Яна үзе өчен генә шатланмый. Ул остазы Полина Гагаринаның беренче тапкыр “Остазлар арасында проект җиңүчесе” булуы белән дә горурлана.
Бүген Яна Габбасова — Мәскәү губерна сәнгать кол-леджының музыка бүлеге студенты. Алдагы тормышын да сәхнә белән бәйләргә җыена ул.
— Әлеге җиңү бик күп нәр­сәне аңларга ярдәм итте, шул ук вакытта иң­нәремә зур бурыч­лар салды. Талантымны шушы конкурста югары бәяләгәннәр икән, димәк, минем бу өлкәдә эшләргә нигезем бар, — ди ул.
Билгеле, мондый актив эш­чәнлек алып баручы кызның шәхси тормышына вакыты аз кала. Шулай да яшьлек барыбер үзенекен итә. Репетиция­ләр­дән тыш, кыз дуслары бе­лән дә ешрак очрашырга тырыша.
— Дусларым белән булганда да гитараны үзем белән йөртәм. Уку, репети­цияләр күп вакытымны ала. Шулай да дусларымнан аерыласым килми. Нефтекамада балачак дусларым булса, биредә инде яңа дуслар барлыкка килде. Алар­ның һәркайсы миңа якын, — ди кыз.
Укуда да кыз бары яхшы нә­тиҗәләргә ирешә. Аның фике­ренчә, үзең теләгән уку йортында белем алгач, һәр дәрес кызыклы, аның һәр­кайсы кирәк булуын аңлый­сың.
Әлеге конкурста җиңү кызга тиз арада танылу китерде. Бүген аның җыр­ларын төрле каналлар аша тыңласалар, республика җитәкчелеге дә кызның талантын югары бәяләде. Күптән түгел республика Башлыгы Радий Хәбиров Яна Габбасовага “Башкорт­станның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирде.
Менә шундый ул безнең яшьләр! Укуда да сынатмый, җәмәгать эшләрендә дә катнаша, ил күләмендә үткән конкурсларда җиңеп, билгелелек тә яулый. Чыннан да, Яна кебек яшьлә­ребез булганда республика төрле өлкәләрдә киләчәктә дә уңышлар яулаячак әле!

Гөлия Гәрәева.
Читайте нас: