+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 гыйнвар 2021, 18:55

Илһам Шакиров исемендәге премия кемнәргә тапшырыла?

Быел ул беренче тапкыр бирелә. Аңа кемнәр лаек? Күләме күпме?

Быел ул беренче тапкыр бирелә. Аңа кемнәр лаек? Күләме күпме?
Татарстанда ел башы мәдәни вакыйгаларга бай булачак. Алар арасында яңалык буларак аерылып торганы – беренче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру.
Быел ул өч кешегә мәшһүр җырчыны искә алу кичәсендә тапшырылачак. Әлеге премиянең беренче ияләре – Татарстанның халык җырчысы Резедә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, бөек җырчының туганы Флер Шакиров. Премиянең күләме - 600 мең сум.
Бу уңайдан Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов "Ватаным Татарстан"га менә ниләр дигән:
– Безнең үз премиябез юк, шагыйрь премиясенә дәгъва кылу хакыбыз гына бар иде. Аңа лаек булучылар бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясен рәсмиләштерүне тарихи вакыйга дип бәялим. Лаеклы кешеләр алды, миңа калса. Резедә Галимова – концертлары белән дөнья буйлап йөргән кеше. Татар телендә дә, дөнья классикасын да башкара. Аның репертуары бик бай. Илһам абый Резедә иҗатына бик зур хөрмәт белән карый иде. Халыкчан башкаруга килгәндә, премия Илһам абыйның яраткан туганына бирелде. Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерүдә бик күп эшләр башкарылды. Аның исемендәге концерт залы ачылды, мемориаль тактаташ куелды, урам аның исеме белән аталды. Яңа Бүләктә зур музее ачылды, гомумән алганда, күп эшләнде. Алар арасында иң күркәме дип әлеге премияне әйтеп буладыр. Илһам Шакиров исемендәге премия лауреатлары аны дөнья буйлап пропагандалаячак.
"Халыкка да яхшы белән начарны аера белергә вакыт. Җиңүчеләрнең берсе – Филүс Каһиров. Нәкъ менә аны Илһам Шакиров традицияләрен дәвам итүче дип әйтеп була", - дигән Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин.
Фото: матбугат.ру
Читайте нас: