-8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 гыйнвар 2021, 14:50

"Мин аны һаман да искә алам..."

Актер Юрий Стоянов 2012 елда вафат булган коллегасы Илья Олейниковны юксынуын белдерә. Юрий коллегасына багышлап җыр да яздырып чыгарган.

Актер Юрий Стоянов 2012 елда вафат булган коллегасы Илья Олейниковны юксынуын белдерә. Юрий коллегасына багышлап җыр да яздырып чыгарган.

Starhit басмасы хәбәр иткәнчә, артист музыкаль альбом чыгарган һәм мәрхүм коллегасына "Где-то..." композициясен багышлаган. Стоянов сүзләренә караганда, җыр кайчан да булса аның белән очрашу мөмкинлеге турында бәян итә.

- Мин аны һаман да искә алам. Ул минем янымда булмаса да, һәрвакыт аның белән сөйләшәм, киңәшләшәм. Әмма бу әңгәмә безгә генә аңлаешлы, - дигән Стоянов.

Актер җырын Олейников вафатыннан соң берничә ай үткәннән соң язганын әйтте. Әмма аны ул әле генә тамашачылар хөкеменә чыгарырга карар кылган.

Мәгълүм булуынча, Стоянов һәм Олейников күп еллар дәвамында "Городок" тапшыруында бергә эшләделәр. Аларның якыннары белдерүенчә, алар гомер буе якын дус булып яшәгән.
Олейников 2012 елның 11 ноябрендә вафат булды. Табилар аның үпкәсендә яман шеш авыруын ачыклады.

Фото: РИА Новости
Читайте нас в