0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар 2021, 15:22

Әнвәр Нургалиев - опера җырчысы

Булдырыр да! Кайсы театрда эшләргә җыена икән?

Булдырыр да! Кайсы театрда эшләргә җыена икән?

Бүген үзенең туган көнен билгеләүче дустыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев тормышында кискен борылышлар булып тора.

– Яшь чакта гел игътибар үзәгендә идем. Гитара белән урысча, татарча җырлатып, мине мәҗлесләргә йөрттеләр. Шунда “артист булырга кирәк, йолдыз булырга”, дип уйлый башладым, бала-чага бит. Бер чыгышым вакытында бер апа килде дә яныма: “Әнвәр, балакаем, сиңа укырга керергә кирәк”, – ди. Бардым да опера бүлегенә укырга кердем. Берәр атна укыгач, шуны аңладым: укып кына артист булып булмый икән. Миңа опера сәнгате ошый, чөнки ул – чын җырлау. Эстрадада җырлау ул катырак итеп әйткәндә – такмак әйтү. Опера белән популярлашу авыр. Шуңа мин, ничек кенә бу сәнгатьтә осталыкка ирешергә теләсәм дә, җиңелрәк юлны сайладым. Әмма эстрадада танылу алганчы да күп кенә авыр юллар үтәргә туры килде. Хәзер яшьләр: "Әнвәр абый, танылу алыр өчен нишләргә", - дип сорасалар, мин: "Эшләргә!" - дип җаваплар идем, - ди ул.

Шулай, беркем дә юл сызып куймаган, үзе җырлый торган микрофон бирмәгән, тезләрен каната-каната уңыш тавына үзе үрмәләгән Әнвәр. Көчле алкышлар, якты балкышлар һәм зур бәхет телик аңа!

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас: