+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 гыйнвар 2021, 19:25

Башкортстан башкаласы чакыра!

31 гыйнварда Башкортстан башкаласында берничә мәдәни һәм спорт чарасы узачак, аларны бушлай яки ташлама белән карарга мөмкин.

31 гыйнварда Башкортстан башкаласында берничә мәдәни һәм спорт чарасы узачак, аларны бушлай яки ташлама белән карарга мөмкин.

Аерым алганда, уфалылар Уфа шәһәре тарихы музеена, В.И. Ленин йорт-музеена, Уфа шәһәр планетариена, шулай ук яшь тамашачы театрында узачак спектакльгә бушлай керә алачак. Студентлар өчен республика Хәрби Дан музеена, М.В. Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музеена, Башкортстан Республикасы Милли музеена түләүсез керү оештырылачак.

Шулай ук бу көннәрдә башкала халкы һәм кунаклары боз шугалакларына бушлай керә алачак. Мәсәлән, И. Якутов исемендәге паркта бушлай керү һәм тимераякларны прокатка алу өчен 50 процент ташлама оештырылачак.

Шәһәрнең үсмерләр клубларында 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мәдәни һәм спорт чаралары – викториналар, конкурслар, осталык дәресләре, күргәзмәләр, концертлар һәм эстафеталар узачак. Керү ирекле.

«Уфа-Арена» стадионында 31 гыйнварда яшьләр өчен «Яшьлек FEST» зур рэп-фестивале узачак. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук, 30 һәм 31 гыйнварда Уфа шәһәре территориясе мәйданчыкларында ит ярминкәләре узачак: Мәйданчыкларның урнашуы белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз: https://ufacity.info/press/news/390535.html

Фото: ufacity.info
Читайте нас: