-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 февраль 2021, 10:50

Радик Юлъякшинның әнисе рәхәткә чыккан

Килене булгач, кулыннан эш киткәнме әллә?

Килене булгач, кулыннан эш киткәнме әллә?

Ришат Төхвәтуллинның Казандагы концертында Данир Сабиров Элвин Грейның әнисе Нәфисә ханым белән сөйләшкән. Кыска әңгәмәне артист инстаграмының сторисына урнаштырган.

— Нәфисә апа, никахларны гөрләттек. Ничек соң, өйләнгән малай белән буйдак малай арасында аерма сизеләме?

— Африкадан ширбәт аеннан кайтып төшү белән үк гаиләле икәнлеге күренде. Бер-берсе белән киңәшмичә, ниндидер эшне башламыйлар. Минем күңелем тыныч хәзер. Бүген төнлә гастрольләргә чыгып киттеләр. Бөтен әйберләрне икесе бергә әзерләделәр. Үзе генә булганда, әйберләрен мин тутырыша идем. Рәхәткә чыктым. Киленем бар, Аллаһка шөкер, — дип елмайган Нәфисә ханым.

Фото: инстаграм


Читайте нас в