+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 февраль 2021, 23:55

"Акча дип күзең тонган!"

Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмына ниләр генә язмыйлар. Ул аларның иң «хитовый» унысына җавап бирергә булган:

Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмына ниләр генә язмыйлар. Ул аларның иң «хитовый» унысына җавап бирергә булган:
1. «Башкортстаннан Татарстанга килеп кеше булдың».
– Жәмәгать, кеше буласыгыз килсә, йөрмәгез теләсә кайда, Татарстанга килегез!
2. «Акча корты, акча дип күзең тонган. Бераз балаларың турында уйла!»
– Шул бала турындагы уйлар акча корты итә дә инде безне.
3. «Аязга игътибар җитми, читкә кагасыз! Аны да инстаграмга куегыз!»
– Балага игътибарны инстаграмдагы фото саны белән үлчи калсаң, бөтенләй ук яратмыйм түгел инде, бераз бар бит. Санап карагыз әле.
4. «Данилны оныттыгыз, Камиләгә бөтен игътибар. Бераз аны да яратыгыз!»
– Точно. Безнең Данил исемле тагын бер бала бар бит әле! Гел онытылган. Рәхмәт, искәрттегез. Балалар күп булгач шулай инде, өстәвенә, «эпидуралка», наркоз чыгып бетмәгән, хәтер начарланды.
4. «Карт башың белән ничек яшь Максны караттың? Хәзер китмәсен дип ябышып ятасың!»
– Миңа калса, ул миңа ябышып ята. Ике кечкенә баласы бар миннән. Бәләкәче ими ашый. Нишли ул 2 бала белән, мин китсәм?
5. «Йөр әле бизнес, дип. ТНВдан кусалар, бетте сиңа көн!»
– Мина калса, кумаслардыр шикелле кебек тоела! Аның өчен мине рәсми рәвештә эшкә алырга, аның өчен штат, минем кире ТВга кайтасы килү теләге, аннары эштән куарга кирәк... Мәшәкатьләнеп тормаслар ул!
6.«Артык мактанасыз. Счастье любит тишину.»
– Тынычлыкны зират ярата. Ә бәхет – ул тормыш. Тормыш дәртең ташып торырга тиеш.
7. «Туйдырдың инде, ник көн саен фото куясың?»
– Куям, карап утыр менә. Бер кая да чыгып китә күрмә минем аккаунттан.
8. «Туйдырды NL!»
– Шулай итә ул NL. Безне дә NL туйдыра, Аллага шөкер!
9.«Ник урыска кияүгә чыктың?»
– Татарга чыгып карадым, никтер барып чыкмады.
10. «Все отписываюсь!!!»
– Аллага шөкер!
Фото: инстаграм
Читайте нас: