+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 февраль 2021, 23:45

“Безгә сездән өйрәнер нәрсәләр күп!”

Радий Хәбиров Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле ветераннары турында сөйләде.

Радий Хәбиров Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле ветераннары турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленең мактаулы ветераннары турында сөйләде. Ул Эльза һәм Тәлгать Урмановларның иҗат тарихы белән уртаклашты.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, аның буыны ансамбль иҗатында, Урмановлар гаиләсе аның иң чагу солистлары булган вакытта үскән.

— Тәлгать Фәтхетдин улы ансамбльнең күп кенә мөһим номерларында биеде (“Бүләк”, “Гөлнәзирә”, “ Өч туган”), Эльза Абдулла кызы республиканың визит карточкасына әверелгән биюдәге “Җиде кыз”ның берсе иде. Фәйзи Гаскәров аны репетиция вакытында чиләк өстенә бастырып биеткән. Ул һәрвакыт яңа нәрсә уйлап таба һәм аны биюгә кертә иде, — дип яза Радий Хәбиров.

Фәйзи Гаскәров бер үк вакытта бер генә түгел, ә барлык башкаручыларны да биюгә җәлеп итеп, шуның аркасында сәхнәдә тоташ бию спектакльләре тудырды, дип тә өстәгән республика җитәкчесе.

— Урмановлар ярты җир шарын йөреп чыкты, һәм һәркайда аларны уңыш көтә иде. Алар хәзер дә бию, грация, мәхәббәт дөньясында яши. Тәлгать Фәтхетдин улына унынчы дистә китте, ә аларда күпме яшәү шатлыгы балкый. Безгә сездән өйрәнер нәрсәләр күп, рәхмәт! — дип, Башкортстан Башлыгы үз фикерләре белән уртаклашты.

Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: