+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 февраль 2021, 10:45

Гөлназ Асаева: "Мин алар өчен шат..."

Гөлназ Асаева инстаграмында дуслары белән аралашып кына тора.

Гөлназ Асаева инстаграмында дуслары белән аралашып кына тора.
Дуслары нинди генә сораулар бирми аңа!
Менә бу юлы Радий Юлъякшин турында сорау биреп аптыраттылар. Берничә ел элек, Гөлназ белән Радик очрашалар икән, дигән имеш-мимешләр йөргән иде. Халыкның хәтере яхшы, андыйны онытмыйлар. Гөлназ Асаева кияүдә булуына карамастан, тамашачылары аңа элекке егетләре: я Ришат Төхвәтуллин, я Радик Юлъякшин турында сораулар бирергә ярата.
Инстаграмда туры эфир вакытында берничә аккаунт Асаевадан: «Элвин Грей өчен Сез шатмы?» – дип сораган. "Мин барлык кеше өчен дә шатмын!" – дип, Радик белән Инзилә никахына бәйле фикерен Гөлназ кыска тотты.
Үзенең гаилә тормышына килгәндә: "Гаилә тормышы миңа ошый, кызык. Хәзер бер-беребезгә ияләнгәнбез инде, шуңа күрә никахка кадәр яшәлгән гомерне хәтерләмибез дә", – дип шаяртты Гөлназ.

Барысы да: Гөлназ да, Радик та, Ришат та бәхетле булсыннар!
Читайте нас: