-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 февраль 2021, 11:46

"Башта көзгегә кара, аннан иреңне уйла"

Илсөя Бәдретдинованың сәхнәдән сөйләгән сәхифәләре күпләрне тетрәндерә.

Илсөя Бәдретдинованың сәхнәдән сөйләгән сәхифәләре күпләрне тетрәндерә.


- Минем әби - 25 яшендә сиксәнне узган, урын җирендә ятучы каенана, ике бала белән (кечкенә баласы – безнең әти Ядкәргә 9 ай) ирсез калып, аркан белән берәмтекләп урманнан бүрәнә ташып, өй күтәргән хатын. Иске Шөгердәге ул ишле-сынарлы агачлардан күтәрелгән өенең бүрәнәләрен уч төбе белән сыпырып сөйләшеп тә йөри иде канатым – аааһ, каһәр, сине атна буе сөйрәдем бит мин...

Горур иде әби, затлы иде, үз фикерле. Бер шулай хәтерлим әле – киңәш сорарга урта яшьләрдәге хатын килде аңа. Ирем өстемнән йөри, нишлим, ди.

Әби моның күзенә чекәлеп карап утырмый, чәй куеп йөри, өстәл хәстәрли. Шунда сорауларын да биреп куя. Күптән йөриме? Ничек белдең? Кем белән йөргәнен беләсеңме?

Беләм, шуның-шуның олы кызы, ди елап шешенеп беткән апаң.

“Кызын белмим, анасын беләм, – ди Зәйнәп әби. – Гәүдәгә сылу, гомер бакый чиста-пөхтә йөрүче, уңган хатын. Әнисенә охшаса, кызы да шундыйдыр. Ирең – молодец, лачын икән!”

Теге яклау-киңәш эзләп килгән хатынкай тынсыз кала.

“Син хәзер тынычлан, өеңә кайт та, көзгегә кара. Җитешмәгән якларыңны үзең күрерсең дә төзәтерсең”.

Юкса бит инде, кара инде, кабәхәт, ничек шулай итә ала, дип комедия дә куеп утыра алган булыр иде әби. Ул сүзне кыска, асылы буенча гына, төгәл тотарга ярата. Шуның өчен хөрмәт тә итәләр иде.



Фото: syuyumbike.ru



Читайте нас: