-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 февраль 2021, 18:55

Сәвәләй егете – “Юлдаш җыры” бәйгесе лауреаты

Кырмыскалы районы егете - Сәвәләй күпфункцияле авыл мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Мөхәммәтгәрәев “Юлдаш җыры-2021” ачык республика конкурсы лауреаты исеменә лаек булды.

Әйткәндәй, 16 яшьтән алып 60 яшькәчә үзешчән башкаручылар арасында үткәрелгән бу бәйге башкорт җырларын башкаручыларга һәм сөючеләргә яхшы таныш.
Айдар да анда беренчегә катнашмый. 2013 елда, 17 яшьлек чагында, бәхетен сынап караган иде инде. Ул вакыттан байтак тәҗрибә тупланды, осталык өстәлде. Конкурска бу юлы җитди әзерләнде егет. Беренчедән, моның өчен вакыт та шактый иде - пандемия белән бәйле рәвештә бәйге кичектерелеп килде, икенчедән, уңышка ирешү өчен күп көч салырга кирәклеген егет яхшы аңлый.
Сайлап алу турын үтәр өчен берәр башкорт халык, патриотик рухтагы һәм эстрада җырын яздырып җибәрергә кирәк була. Бу уңайдан Айдар “Уралым”, “Башкортстан” һәм “Әтиләр-әниләр” җырларын сайлый. Күп тә үтми, егет финалга чакыру ала. Шулай итеп, анда “Башкортстан” җырын башкарып, мәртәбәле жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны моңлы тавышы һәм башкару осталыгы белән таң калдыра.
Моңлы тавыш, җыр-моңга сөю аңа әти-әнисеннән күчкән. Әйткәндәй, әнисе Дилара Галләметдин кызы матур итеп гармунда уйный, әлеге вакытта мәдәният йорты каршында булдырылган “Яшьлегем моңнары” вокал ансамбле җитәкчесе.
Башта Айдар мәктәп, авыл сәхнәләрендә чыгыш ясаса, “Кырмыскалы йолдызчыклары” район фестивале җиңүчесе булганнан соң, зуррак сәхнәгә күтәрелә. Бүген инде район һәм республика күләмендә узган барлык чараларның чагу бизәге ул: татар, башкорт, урыс телләрендә җырлаудан тыш, актерлык осталыгыннан да мәхрүм итмәгән аны Ходай. Шуңа да мәктәпне тәмамлау белән егет Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать колледжына юллана. Биредә ул атказанган мәдәният хезмәткәре Мәликә Гыйльманова канаты астына эләгә. Бер ел укыганнан соң, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Сәвәләй мәдәният йортына эшкә килә. Менә инде 5 елдан артык мәдәният учагына уңышлы җитәкчлек итә. Актив эшчәнлеген бихисап дипломнар һәм Рәхмәт хатлары дәлилләп тора.
Фото: Мөхәммәтгәрәевларның гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: