-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 февраль 2021, 11:40

Зинира белән Ризат могҗиза көтә

Алар шул темага фотосессия ясаган арада, Инстаграм дуслары малаймы, кызмы дип баш вата.

Алар шул темага фотосессия ясаган арада, Инстаграм дуслары малаймы, кызмы дип баш вата.

"Пандемиянең файдасы булды", - дип язган "Интертат": Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче сабыйларын көтә. Иҗади гаилә шул уңайдан «Могҗиза көткәндә» темасына фотосессия ясаган.

Җырчыларның виртуаль дуслары бу яңалыкка шатлануларын һәм аларга соклануларын белдергән. Ничек шулай матур да, бәхетле дә, сәләтле дә булып була икән ул, ә? Сез Аллаһның сөекле бәндәләредер, ахрысы. Айгизәгез дә, сөбханалла, оста җырчы булырга охшап тора. Яратам, хөрмәт итәм сезне»;

«Менә, ичмасам, кайбер жырчылар кебек алдан кычкырмадыгыз»;

«Пандемия артистларга файдага булды. Бер-бер артлы сыптыралар бала тудыру йортына»;

Инстачылар арасында малай көтүчеләр дә бар. Ә җырчылар әлегә кемне көтүләре турында хәбәр итми.

«Элек эч күренмәсен өчен киң күлмәкләр кия идек, кешедән оялып кына йөри идек. Хәзер бөтен дөньяга корсак күрсәтәләр», — дип шелтәләп тә алган берәү.

Фото:
salonmirasov.ru
Читайте нас: