+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 февраль 2021, 16:00

Дмитрий Шепелев икенчегә әти булырга җыена

Жанна Фрискедан туган улы Платон бу яңалыкны ничек кабул иткән?

Жанна Фрискедан туган улы Платон бу яңалыкны ничек кабул иткән?

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Дмитрий Шепелев. Жанна Фрискедан туган улының тиздән чит апаның аңа энекәш яисә сеңелкәш алып кайтачагы турындагы хәбәрне ничек кабул итүе турында сөйләгән.

Дмитрий сүзләренә караганда, ул сөеклесе Екатерина Тулупова белән кечкенә Платонга һәм Ладага (Тулупованың беренче иреннән кызы) шатлыклы хәбәрне әйтергә ашыкмаган.

Икенчегә әти-әни булачак Дима белән Катя сүзне ерактан ук башлаганнар: башта балалардан энекәш яки сеңелләре булуын телиләрме, дип сораганнар. Балалар: "Юк, рәхмәт, кирәкми, бездә барысы да әйбәт", — дип җавап биргәннәр. Алга таба да "эшләргә" туры килгән: балаларга зур гаиләләр, бертуганнар арасында үзара мөнәсәбәтләр турында күңелле тарихлар сөйли башлаганнар...

"Читтән караганда без директор кабинетындагы мәктәп укучылары кебек күренә идек", — дип яза Шепелев социаль челтәрдә.

Күпмедер вакыттан соң әти-әнигә, тиздән аларның гаиләсендә тагын бер сабый булачак, дип әйтергә туры килә. Аның сүзләренә караганда, башта балалар бик гаҗәпләнгән, әмма соңыннан шаяра башлаган.

"Сабыйны ничек газапларга мәкерле планнар төзеп, көлешә башладылар. Моның өстендә дә эшләргә, күптән көтелгән сабыйның “безнеке" булуын аңлатырга туры килде, һәм шунда гына алар шат булуларын белдерде, “ — дип язган Дмитрий.

Шепелев фикеренчә, алда гаиләнең мондый катлаулы сөйләшүләре күп булачак әле. "Безне барыбызны да бик күп ачышлар көтә", - дип тәмамлаган сүзен телетапшырулар алып баручы.

Фото: spletnik.ru
Читайте нас: