+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 февраль 2021, 15:30

“Ак калфак”ның танылган чагы

Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы утырышы узды

Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы утырышы узды
Уфада Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы утырышы узды. Анда оешманың районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Әйткәндәй, “Ак калфак” – республикада иң актив эшләгән оешмаларның берсе. Аның районнарда 51 бүлекчәсе эшли, алар каршында 32 фольклор ансамбле оештырылган.
– Без – Башкортстандагы иң зур татар оешмаларының берсе. Аның Советында 50дән артык кеше тора, урындагы бүлекчәләрдә кимендә 10-15 әгъза бар. Ягъни без 500дән артык. “Ак калфак” каршында оештырылган фольклор төркемнәре халыкны үз тирәбезгә җыю һәм туплау максатыннан төзелде. Әйдәгез, “Ак калфак”ка килегез дип кенә кешеләрне җыеп булмый. Без чаралар, җыр-моң аша аларны кызыксындырып җыябыз. Алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыгыш ясый. Күңелләргә милли орлыклар сала, – диде оешма җитәкчесе Люция Вафина.
Чарада Казан кунаклары – Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты.
Вәсил Шәйхразиев үзенең чыгышында татар халкының киләчәге хатын-кыз кулында булуын әйтте, хатын-кызны гаилә учагын саклаучы дип атады. Ул күп кенә ак калфакчыларга “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” билгесен тапшырды. Әлеге бүләкне алучылар арасында Лилия Мусаева (Бишбүләк), Камилә Халикова һәм Фәридә Яппарова (Балтач), шагыйрә Фәнзия Максютова (Борай), Рәсимә Шәйдуллина (Илеш), Уфаның Дим районыннан Рәмилә Әхтәмова, Авдон авылыннан Альбина Якупова, “Ак калфак” оешмасы каршындагы димчеләр клубы җитәкчесе Венера Идрисова, дизайнер, милли кием һәм калфак тегү остасы Гөлнарита Камалова бар. Чарада ике егет тә бүләкләнде: рәссам Марсель Шәйдуллинга – “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” билгесе, бик күп популяр җырлар авторы Мидхәт Әбделмановка Татарстан Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды.
Татарстан Республикасының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгышында гореф-гадәтләрне саклау, милли киемнәр кию, телне һәм тарихны белү, милли моң һәм милли ашлар, сәламәт милләт үстерү кебек мәсьәләләрне барлады. Кадрия Идрисова Башкортстан татарларын “рухлы татарлар” дип атады. Шундый “рухлы татар”ларның берсенә – оешманың Дүртөйле районы бүлекчәсе рәисе, шагыйрә Светлана Васиковага ансамбль әгъзаларына милли кием тегү өчен сертификат тапшырылды.
Чәй табыны артында узган сөйләшү милли җыр-моңнар белән үрелеп барды. Чараны музыкаль яктан Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендәге “Милли аваз” ансамбле бизәде. Алар тарафыннан оешма җитәкчесе Люция Вафина сүзләренә Мидхәт Әбделманов язган “Ак калфак” җыры да яңгырады. Анда шундый юллар бар:
Сылуларның ак калфагын
Салкын җилләр какмасын.
Безнең садә туган телне
Халкым мәңге сакласын.
Мөнир МӘХМҮТОВ.
Читайте нас: