+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 февраль 2021, 13:20

Артист буласың киләме?!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус курс туплана

Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус курс туплана
Быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус татар курсы туплана. Бу хакта онлайн-конференциядә сөйләштеләр. Әлеге чараның спикерлары институтның режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдире Таңчулпан Бабичева, укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Алсу Хәсбиуллина, проректор ярдәмчесе Дамир Аллабердин, “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллин, театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин булды. Конференцияне театрның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина алып барды.
Чара дәвамында конференциядә катнашучылар Уфа дәүләт сәнгать институтының һәм “Нур” театрының эшчәнлеге, курсны җыю шартлары, сынау төрләре белән танышты.
Алсу Әфган кызы институтның күп профильле булуы (музыка, хореография, театр һәм башка юнәлешләрдә белгечләр әзерләве), элекке студентларның республика мәдәният учреж­дениеләрендә генә түгел, ил күләмендә һәм чит илләрдә дә уңышлы эшләвен әйтеп үтте. Институтта югары класслы педагоглар эшләвен, тырышып укыганнар өчен каралган дәртләндерү чараларын да билгеләде.
Документлар кабул итү 18 июньнән башланачак. Булган очракта, максатлы укыту турында килешү һәм аеруча казанышларны раслаучы документлар да тапшырыла. 8 июльдән сынау имтиханнары башланачак.
Булачак актерлар урыс теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча, шулай ук иҗади бәйге һәм әңгәмә барышында сайланачак. Ә инде колледж тәмамлап килгәннәр өчен институтта имтихан алу каралган.
Иҗади турда абитуриент мәсәл, чәчмә әсәр һәм шигырь укырга, ышандырырлык итеп этюд башкарырга тиеш. Шулай ук, сынау үтүчеләрнең җырга, биюгә сәләте тикшереләчәк. Әңгәмә барышында абитуриентның мәдәният дөньясы буенча белемнәре, фикер йөртү киңлеге сыналачак.
Быелга 10 бюджет урыны каралган. Бу бәхетлеләрнең исемлеге 29 июльдә билгеле булачак.
“Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллин кабул итү имтиханнарын һәм студентларның белгеч булып эшкә килүен түземсезлек белән көтүен әйтте.
Театрның баш режиссеры Азат Надыйр улы да курс җыюның театр өчен бик дулкынландыргыч вакыйга булуын билгеләде.
– Талантлы кешеләр еш кына бик оялчан була, үзләре хакында белдереп бармый, — диде ул. — Шуңа да кешелеккә әйтер сүзе булган, дөньяга яктылык һәм игелек өстәргә теләгән мондый яшьләргә тәвәккәлрәк булырга, курыкмыйча театрга килергә, үзе белән таныштырырга киңәш итәм. Без, бөтен театрлар кебек үк, яшь көчкә, яңа энергиягә мохтаҗ! Барыгызны да яратабыз һәм көтәбез!
Әйткәндәй, курс махсус Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен җыелса да, укуын тәмамлап, белгеч дипломы алган яшьләр башка театрларда да эшли алачак. Бу җәһәттән Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Руслан Вахитов мөрәҗәгать белән чыкты.
– Туймазы шәһәре – җыйнак кына, тыныч шәһәр. Театр уңайлы урында урнашкан. Яшь артистлар өчен тулай торак бар. Коллектив зур булмаганга, артистларның рольсез утырганы юк. Шулай ук, яшьләрне үзебездә көтеп калабыз! – диде ул.
Кыскасы, яшьләрне көтәләр һәм укуны тәмамлауларына эш тә әзерләп торалар. Шушы бәхет түгелме?
Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас: