+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 февраль 2021, 17:50

"Аягыма баскач, елап җибәрдем..."

Продюсер Иосиф Пригожин коронавирустан үлә язган.

Продюсер Иосиф Пригожин коронавирустан үлә язган.

Аның әйтүенчә, хатыны, җырчы Валерия авыруны аягында кичергән, ә Иосиф үзе үлемнән чак калган.

"Пандемиянең чираттагы дулкыны кызган вакытта кунакчыл Дубайга киттек, анда үзебезне хәвефсез тойдык, өстәвенә, бу урын безгә эшләргә дә мөмкинлек бирде. Тик, ничек кенә саклансак та, безгә COVID-19 дигән куркыныч чир йоккан», — дип язган ул «Инстаграм»да.

Продюсер сүзләренә караганда, авыруның беренче атнасында ул үзен начар хис иткән һәм төзәлүгә барыр дип уйлаган, тик соңыннан «бер сәгать эчендә тончыга башлаган». «Һәм менә шунда коточкыч хәл башланды. Хәл начарланды, мине кислородка тоташтырдылар . 8 көн тәмугта булдым, әмма туганнарым, якыннарым һәм дусларым ярдәм итү аркасында мин исән калдым», — дип сөйли Пригожин һәм, беренче тапкыр үзе торып баскач, елап җибәрүен әйтә.

Ул Дубайда табибларга, шулай ук хезмәттәшләренең гамәлләрен дистанцион рәвештә тикшереп торучы Русия медикларына рәхмәт белдерә.

Фото: Инстаграм
Читайте нас: