-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 февраль 2021, 14:40

Бари Алибасовны инвалид коляскасында күреп калганнар

Аңа ни булган?

Аңа ни булган?

Русия продюсеры Бари Алибасовны Мәскәү аэропортында инвалид коляскасында күреп калганнар. StarHit басмасы мәгълүматларына караганда, шоумен хәзерге вакытта үзенең өлкән улы белән Калининградка очкан.

Продюсер медицина клиникасында реанимациядә булганнан соң мөстәкыйль йөри алмый икән. Ул, шулай ук, элек аягындагы авыртуларга һәм сөйләшә алмавына зарланган булган. Медучреждениедән 73 яшьлек Алибасов берничә көн элек кенә чыккан.

- Шушы көннәрдә Бари Кәримович дәвалану курсы узган Евгений Бучацкий клиникасыннан чыгарылды. Аны кече улы Бари каршы алды һәм Калининградка алып китте, – дип сөйләгән продюсерның адвокаты.

Элегрәк продюсерның улы, әтине госпитализацияләү эштәге проблемалары белән бәйле, дип белдергән иде. Аның сүзләренә караганда, Бари Алибасовны кемдер агуларга тырышкан.

Фото: Рен тв
Читайте нас в