+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 февраль 2021, 13:15

Хыяллар тормышка аша

Башкортстан биючеләрен Зур театрда стажировка үтәргә чакыралар.

Башкортстан биючеләрен Зур театрда стажировка үтәргә чакыралар.

Бию классына килеп, үзенең беренче хореографик комбинацияләрен өйрәнгәч, һәр бала Зур театр сәхнәсендә чыгыш ясарга хыяллана. Классик балетның теләсә кайсы артисты өчен бу – аның профессиональлеген тану.

Әмма зур сәхнәдә чын йолдызлар чыгыш ясаганда, бу хыялны тормышка ашыру бик авыр! Биредә бетмәс-төкәнмәс сабырлык, үз өстеңдә даими эшләүдән һәм, әлбәттә, барлык мөмкинлегеннән файдаланырга әзер торудан башка булмый.
Күптән түгел үзенең генераль иганәчесе — «Ингосстрах» компаниясе белән берлектә Зур театр төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан яшь артистларга ярдәм итүгә юнәлтелгән Яшьләр балет программасын башлап җибәрде. Аның ярдәмендә яшь биючеләр Зур театр труппасында стажировка узу өчен уникаль мөмкинлек алачак, ә иң яхшыларның да яхшылары аның составына керү өчен исәп тота алачак.

Сайлап алу ике этапта уза. Беренче тур кысаларында конкурсантлар 5-15 минутлык классик бию дәресенең видеоязмасын электрон почтага җибәрергә тиеш, адрес: balletonstage@bolshoi.ru. Бу этапта вакыт буенча чикләүләр юк – видео кабул итү өзлексез алып барыла.
Беренче тур финалчылары Мәскәүгә сайлап алуның турыдан-туры этабында катнашу өчен Зур театрга киләчәк, ул 2021 елның 20 февраленнән соң башланачак. Зур театрның балет труппасында стажировка 3-9 айга исәпләнгән. Яшьләр балет программасына сайлап алу елына 2-3 тапкыр үткәрелер дип планлаштырыла.

1997 елда һәм аннан соң туган яки «Балет сәнгате» юнәлеше буенча белем бирү учреждениеләрендә һөнәри әзерлекне тәмамлаган Русия гражданнары Яшьләр балет программасында катнаша ала.

«Ингосстрах» компаниясе конкурсантларга һәм программада катнашучыларга финанс ярдәм күрсәтәчәк. Мәскәүгә бару өчен һәм стипендия түләячәк. Яшәү чыгымнарын Зур театр үз өстенә ала.

Фото:

bashinform.ru
Читайте нас: