-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 февраль 2021, 17:35

"Тау иле"нә сәяхәт

Бүген "Ак калфак" Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы галереясенда Рузил Имамовның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Бүген "Ак калфак" Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы галереясенда Рузил Имамовның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Рузил Имамов Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туып-үскән. Ул ТНВ телерадиокомпаниясенең Башкортстандагы корпункты операторы булып эшли. Сәләтле кеше, бар яклап та сәләтле дигәннәре нәкъ Рузил Имамов кебек кешеләр турында әйтелгән дә инде. Ул - үз эшенең остасы, рәссам һәм музыкант.
Күргәзмә "Тау иле" дип атала. Моның сере - рәссам Рузил Имамовның картиналарында таулар сурәтләнә.
- Мин армия сафларында хезмәт иткәндә, Кавказ тауларына гашыйк булдым. Башкортстандагы иң гүзәл урыннарның берсе - Ирәмәл таувына 4-5 тапкыр мендем. Тау башыннан ачылган матурлыкны күрүгә, күңелгә илһам килә. Кайбер эскизларны табигать кочагында ук ясыйм, ә инде картиналар Уфага кайткач, остаханәдә туа, - диде рәссам.
Башкортостанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов әйтүенчә, Рузил Имамов башкаларны кабатламый, аның үз йөзе, үз фикере бар.
"Тау иле" картиналар күргәзмәсе Уфаның "Вафа" бизнес үзәгендә бер ай дәвам итәчәк.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: