Уфада "Башкортстан халыклары фольклоры" энциклопедиясен тәкъдир итү булды.
Русия фәне көнендә Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен тәкъдир итү булып узды. Чарада энциклопедистлар, галимнәр, китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Башкортстанның "Башкорт энциклопедиясе" дәүләт автоном фән учреждениесе исеменнән аның директоры урынбасары Рания Хәсәнова, галим-сәркатип Клара Әһлиуллина чыгыш ясадылар. Алар басманың бурычлары, структурасы һәм эчтәлеге турында сөйләде.
Презентациядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Милли китапханә директоры Юлдаш Ураксин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясе - Урал-Идел буе төбәгендә фольклористика өлкәсендә махсуслаштырылган беренче басмаларның берсе.
Чарада катнашучылар арасында энциклопедиянең фәнни-редакция коллегиясе әгъзалары да булды. Алар арасында хезмәттәшебез, филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты укытучысы Илдус Фазлетдинов та бар иде.
Фото: bashinform.ru