+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 февраль 2021, 16:05

"Сез ул җырчыларны үзегез укытып чыгарасыз..."

«Бар - җырчылар, ә бар - җырларга яратучылар», — дип язган иде Салават Инстаграмында, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваның видеосын куеп.

«Бар - җырчылар, ә бар - җырларга яратучылар», — дип язган иде Салават Инстаграмында, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваның видеосын куеп.

Шуннан киткән инде. Кайберәүләр Салават язган «җырларга яратучылар» турында сүз куерткан. «Төпле җырчылар бик аз, селкенеп торучылар шактый», «Хәзер тыңларлык, карарлык әйбер сирәк. Сикерәләр, акыралар, бакыралар», «Карарлык әйбер калмады», — дип язганнар.

«Вәт элекке җырчылар - баш иярлек кешеләр. Хәзергеләрне фермага б. түгәргә дә алмаслар иде. Алар, сәхнәне пычратып, булмаган моңнары, килешсез киемнәре, җырлары белән чыга. Салават әфәнде, нигә чыгарасыз шуларны?» — дип сораган бер апакай.

«Салаватлар үзләре укытып чыгара бит ул «җырчылар“ны, шуны да онытмаска кирәк», — дип язган берәү. «Юк, аның барлык укучылары да затлылар, матур җырлыйлар, тәрбиялеләр», — дип яклаган икенчесе.

Фәридә Кудашеваның талантына сокланучылар, хатирәләрен яңартучылар да байтак. Инстачыларның кайберләре бүгенге дә Фәридә апа кебек моңлы җырлый белүче артистлар булуын яза. Алар бу исемлеккә Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Энҗе Шәймурзина, Сиринә Зәйнетдинова, Зөлфия Шакированы керткән.

Фото: татпресса.ру
Читайте нас: