Бүген Мәскәүдә юбилей турында фикер алышу булды.
Бүген Мәскәүдә Русия мәдәният министры Ольга Любимова һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды, анда Уфаның 450 еллыгына әзерлек барышы турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда бу истәлекле вакыйганы бәйрәм итү турындагы боерыкка Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Башкортстан башкаласына 450 ел тулуга әзерлек буенча Оештыру комитетын Русия Хөкүмәте вице-премьеры Алексей Оверчук җитәкли.
Хәзерге вакытта Оештыру комитетының персональ составын формалаштыру, бәйрәм чараларына әзерлек буенча төп чаралар планын төзү тәмамлана. - Уфаның 2024 елдагы 450 еллыгы - безнең өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе, - диде Радий Хәбиров. - Рәхмәт, Русия Мәдәният министрлыгы Оештыру комитетын булдыруга һәм планны эшләүгә актив кушылды.
Очрашуда Радий Хәбиров Уфада быел җәй узачак VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек турында сөйләде. Анда дөньяның 80 иленнән делегацияләр катнашачак. Әлбәттә, әгәр дә санитар-эпидемиологик хәл моңа мөмкинлек бирсә. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, мәдәният министрын «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни комплексын ачу тантанасына чакырды, анда кыяларга төшерелгән борынгы рәсемнәрнең бай экспозициясен күрсәтәчәкләр. Радий Хәбиров шулай ук төбәктә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча барлык чараларның да уңышлы башкарылуын билгеләп үтте.