-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 февраль 2021, 13:15

БСТда Юрий Шевчукның концертын карагыз!

23 февральдә БСТ телеканалы «ДДТ» төркеменең ике сәгатьлек концертын һәм аның алыштыргысыз лидеры Юрий Шевчукны күрсәтәчәк.

23 февральдә БСТ телеканалы «ДДТ» төркеменең ике сәгатьлек концертын һәм аның алыштыргысыз лидеры Юрий Шевчукны күрсәтәчәк.

Төркемнең чыгышы Уфа амфитеатрында Республика көнендә булган иде. Юрий Шевчук һәм "ДДТ" бәйрәм концертының хедлайнеры булдылар, якташларына яңа һәм күптәнге яраткан җырлардан торган программа бүләк иттеләр.
Концертка республика башкаласының берничә мең кешесе җыелган иде, шулай ук Русиянең башка шәһәрләреннән төркемнең фанатлары да килгән иде. Бәйрәм хөрмәтенә артистлар башкорт телендә җыр - сюрприз әзерләгән иде.

Юрий Шевчукның шәхси соравы буенча, чыгыш БСТ телеканалының туры эфирында трансляцияләнмәгән, ә концертның эфир варианты әзерләнгән.

Концертның телевизион версиясен 23 февральдә 19.00 сәгатьтә карарга мөмкин.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас в