-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 февраль 2021, 10:40

"Керфек коелып бетте..."

Илсөя Бәдретдинованың бөтен җире ясалма икән...

Илсөя Бәдретдинованың бөтен җире ясалма икән...

Илсөя Бәдретдиновага инстаграмда кашы, керфегенең ясалма булуы, яшәртә торган уколлар кадатуы турында язып, йөдәтеп бетерәләр инде. Җырчы шул язмаларга җавап биргән.

«Сез чынлап та бу турыда мин үзем белми калганмын дип уйлыйсызмы ул?

Рәхмәт исемә төшергәнегез өчен. Керфек коелып бетте… Барырга кирәк…

Ләкин ялгышкан җирләрегез дә бар! Мин беркайчан да куз төсемне үзгәртмәдем. Гомумән, линза кигәнем юк! Ә, бер тапкыр клип өчен сары төстәге линза киеп карадым. Бер тапкыр да чәчемне ясалма үстергәнем юк. Пластик операция ясатканым да юк. Корсет кигәнем юк», — дип яза җырчы.

«Яшем дә бар бит инде диген. Кешечә кыяфәттә йөрергә тиеш бит инде мин диген. Ни дисәгез дә, сез сәхнә кешесе бит! Хәзер фермага сыер саварга барганда да тырнак ясатып баралар», «Узган гасырда яшәмибез бит. Үз-үзен карап, матурланып йөргән хатын-кызга ни өчен пычрак аталар икән?» — дип яклый аны инстачылар.

Җырчыга «почти егетләр»дән дә килә икән андый смслар. «Алар кәефемне күтәрәләр! Нинди иннек сөртергә икәненә кадәр язып торалар», — дигән Илсөя андыйлар турында.

« Иннек тикшереп утырганчы, акчалырак эштә эшләсеннәр. Гаилә өчен булсын дип тырышып йөрүче ирнең инстаграмда Илсөянең иннеген тикшереп утырырга вакыты калмас иде», — дип комментарийлар калдыра Илсөянең дуслары.

Фото: Инстаграм


Читайте нас в