Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 февраль 2021, 16:45

"Менә бу мәхәббәт ичмасам!"

Әнвәр Нургалиевның Чаллыдагы концертында көтелмәгән хәл булган.

Әнвәр Нургалиевның Чаллыдагы концертында көтелмәгән хәл булган.

Җырчының хатыны Ирина аңа матур бүләк ясаган.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның «Әгәр сине очратмасам» җырына сәхнәгә чыгып, тормыш иптәшен туган көне белән котлаган, чәчәк бәйләме тапшырган.

Әлеге җылы видеоны Әнвәр Нургалиев инстаграмга куйган. "Нежданчик" менә шундый була ул. Бәхетле булу серен сөйлимме?" — дип язган җырчы.

Инстачыларны Әнвәрнең хатыны белән үзара мөнәсәбәтләре, еллар үтүгә карамастан, сүрелмәгән мәхәббәт учагы сокландырган. «Менә бу мәхәббәт, ичмасам. Киләчәктә дә пар канатлы булыгыз!», "Хатыныгыз шундый чибәр", "Бәхетле булыгыз! Сөеп-сөелеп яшәгез!", "Ирина бик акыллы хатын", — дип яза алар.

Фото: Интертат
Читайте нас в