-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 февраль 2021, 14:45

Алсу белән Азат Фазлыевлар ни кылана?

Алар "гендер-пати" ясарга булган. Нәрсә ул, дисезме?

Алар "гендер-пати" ясарга булган. Нәрсә ул, дисезме?
Өченче бәбиләрен көтүче Фазлыевларга сабыйның җенесен торт пешерүче әйтәчәк - үзләре әлегә белми.
Кыскасы, алар белми, ә табиблары белә. Ул аларга аны әйтмичә генә конвертка язып бирәчәк. Ул конвертны алар кондитерга һәм шар кабартучыга илтеп бирәләр. Ә Алсуның туган көнендә сабыйның җенесе билгеле була инде.
"Әни кешегә иң мөһиме - баланың дүрт саны да төгәл булсын... 23 февральдә, минем туган көндә, якыннар белән гендер-пати ясыйбыз. Хәзер түземсезлек белән шул көнне көтәбез. Ә конвертны бүген үк кондитерга һәм шарлар кабартучыга илтеп бирәбез. Америка якларыннан килгән йола, әмма бик күңелле: шарны шартлатасың, ә аның эченнән бизәкләр чыгачак. Зәңгәр икән, димәк, малай. Алсу төс булса - кыз. Ә кондитер зәңгәр яисә алсу төстә торт пешерәчәк, - дип язган Алсу.
Сез дә кыланып карагыз әле, бик кызык бит!
Фото: 116tat.ru
Читайте нас: