+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 февраль 2021, 12:55

«Театраль Идел буе» финалга әзерләнә

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләр масштаблы проект финалына әзерләнә.

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләр масштаблы проект финалына әзерләнә.

Быел Башкортстан данын ике коллектив яклаячак: алар - «Арлекин» үрнәкле театр-студиясе (Салават шәһәре) һәм Бәләбәй шәһәреннән «Браво» театр-студиясе.

Финалистлар Ксения Драгунская пьесасы буенча «Кыяр һәм башка пирожныйлар» спектаклен һәм Оскар Уайльд, Всеволод Мейерхольд, Юрий Бонди, Наталья һәм Юрий Давыдовларның «Йолдызлы малай» әсәрләре буенча куелган «Алинур» спектаклен күрсәтәчәк.

Төбәк этабында җиңгән финалист-спектакльләрнең видеосы фестиваль сайтында басылып чыккан да инде.

Төбәк сайлап алу этабында республиканың 16 - яшьләр, 25 балалар театры катнашты, алар театр сәнгатенең барлык жанрларындагы эшләрне тәкъдим итте.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Читайте нас: