Күренекле галим, педагог Флорит Әгъзамовның тууына 85 ел.
Башкортстан туфрагында туып-үсеп, фидакарь хезмәтләре һәм олы талантлары белән Казан шәһәрендә төрле тармакларда дан-шөһрәт яулаган якташларыбыз бихисап. Күренек-ле педагог һәм галим Флорит Әгъзамов шуларның берсе иде. Ул булачак матбугат хезмәткәр-ләренә белем бирү остасы, бөтен Идел буе төбәгендә бердән-бер журналистика бүлеген Казан дәүләт университетында оештырган шәхес иде. 30 елдан артык кафедрага, бүлеккә җитәкчелек итте, факультет оештырды, университетта гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләде.
Флорит Әгъзамов 1936 елның 11 февралендә Чакмагыш районының Бикмәт авылында колхоз рәисе Имамәхмәт һәм аның хәләле Фәгыйлә гаиләсендә өченче бала булып туган. Сугыш-ның беренче көннәреннән үк гаилә башлыгы яуга киткән һәм аннан кайта алмаган.
Малайга сугыш һәм аннан соңгы чорның авыр михнәтләрен бәләкәйдән үк үз җилкәсендә татырга туры килә. Шундый авырлыкларга карамастан, үзләреннән биш чакрымдагы Яңа Коты мәктәбенә көзге пычрак юлларны ярып та, кышкы салкын бураннарда да, язгы су ташкыннарында да җәяү йөреп, аны медальгә тәмамлый. Ун ел эчендә ун мең чакрым атлаганлыгын исәпләп чыгарган ул. “Флорит мәктәп юлында шигырь чыгарырга да өлгерә иде”, — дип сөйли торган булган аның сыйныфташлары. Татар, урыс, дөнья әдәбияты шигъриятен шул чактан ук яратып өйрәнеп, үзе дә шагыйрь булырга хыяллана. Тукай иҗатына аеруча мөкиббән китә. Аның һәм үзенең шигырьләрен салкын клуб сәхнәсендә ялкынланып сөйли.
Флоритның бәхетенә, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын Казан университетын тәмамлап килгән, Тукай иҗатына гашыйк Җәмилә Габидуллина укыта. Флоритның мавыгуын, омтылышын ул да хуплый һәм шул университетның филология факультетына керергә киңәш бирә, анда ничек барырга икәнлеген дә өйрәтә. Казанга китәр өчен юллык, анда яшәрлек акча эшлисе генә кала үсмергә.
Кечкенә чагымдагы бер күренешне хә-терлим. Флорит абый авыл читендә бәрәңге базы зурлыгында чокыр казып, кызыл балчык (мәте) чыгарды. Металл калыпка шул мәте измәсен бәләк белән тыгызлап тутырып, кирпеч сукты. Берничә көннән аларны әйләндереп, киптереп, өйде. Күп кенә авылдашларыбыз шул кирпечләрне сатып алып, өйләрендә менә дигән мичләр чыгарды. Флорит абыйның шулай үзенә укырлык акча эшләгәнлеген мин зур үскәч кенә аңладым.
Безнең генә түгел, тирә-як авыллар кешеләре дә үз балаларына Флорит Әгъзамовның яхшы укуын, уңганлыгын үрнәк итеп куялар иде. Чыннан да, ул бит авылыбыздан мәктәпне алтын медальгә, университетны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган беренче кеше, беренче доцент, кафедра мөдире, гому-мән, бердәнбер данлыклы шәхес булды.
Казанда укыганда Флорит абыйның һәр каникулга кайтуы авылдашлар күңелендә якты хатирәләр булып саклана. Ул авыл үзешчәннәрен күтәрде, клубта менә дигән концертлар оештырды, спектакльләр куйды, аларда үзе дә актив катнашты: җырлады, танылган татар һәм урыс шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләде.
“Яз, газиз углым:
кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне
ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас —
бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр,
иренмәс һич — кеше булган кеше”.
Тукайның ул сөйләгән “Ата илә бала” шигыре данлыклы Флорит Әгъзамовның авылдашларына, чакмагышлыларга васыять булып калды.
Флорит Әгъзамов, 1959 елда университет тәмамлаганнан соң, ун ел буе Татарстанның район һәм республика гәзитләрендә эшли, “Социалистик Татарстан” (хәзер — “Ватаным Татарстан”) гәзите мөхәррире урынбасары була. 1972 елда Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасын тәмамлаганнан соң аңа Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген җитәкләүне тапшыралар. Казанның тоташ СССРга танылган журналистика мәктәбе аның җитәкчелегендә формалаша. Флорит Имамәхмәт улы илнең милли матбугат кадрларын әзерләүгә һәм журналистика буенча фән барлыкка китерүгә гаять зур өлеш кертә. Ул нигезләгән кафедра әдәбиятыбыз классиклары иҗатын, татар журналистикасы теориясе һәм тарихы буенча тикшеренүләр үзәгенә әверелә.
Флорит Әгъзамов журналистика өлкәсендә киң колачлы гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара, журналистиканың иң мөһим принципларыннан берсе булган гуманизм буенча тикшеренүләргә, журналистика мирасын, аның хәзерге замандагы торышын өйрәнүгә багышланган күп кенә китаплар бастырып чыгара. Алар арасыннан өч монографияне аерым атап үтәсе килә: “Совет журналистикасы гуманизмы”, “Шәхес активлыгын журналист тикшерүе”, “Тукай — журналист”. Флорит Әгъзамов, архив материалларын тикшереп, иҗатын һич икеләнүсез ХХ гасыр башы милли тормышының энциклопедиясе дип атарлык Тукайның журналистлык осталыгы тамырларына кадәр төшә. “Публицист буларак, Тукай иҗатының төп магистрале — халык язмышы белән бәйле проблемалар, тормышның барлык өлкәләрендә прогресс юллары турында уйланулар, уңай яңалык башлангычларын яклау”, — дип яза автор.
Күренекле остаз-галим, педагог һәм журналист Флорит Әгъзамов йөзендә татар халкы тирәнтен тикшерүчене тапты, дип билгелиләр Татарстанда.
Аның элекке студентларының кайберләре югары вазифалар били, күпләре танылган журналистлар: гәзит һәм журналлар, телевидение мөхәррирләре, кемнәрдер фәндә уңышларга иреште. Алар арасында — элегрәк “Комсомольская правда”ны җитәкләгән, хәзерге вакытта илнең төп басмасы булган “Российская газета”ның баш мөхәррире Владислав Фронин, озак еллар Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары булган Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт телерадиокомитеты рәи-се Фирдус Гыймалтдинов, Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең медиа-коммуникацияләр факультеты деканы Анна Качкаева һәм башка күпләр. Аның студенты булмаган хәлдә дә байтак кына билгеле журналистлар аны үзләренең укытучысы, остазы дип саный. Мәсәлән, “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгының генеральный директоры Шамил Садыйков та үзен Флорит Әгъзамовның укучысы санавын әйтте һәм болай дип өстәде: “Татарстан, Башкортстан һәм тоташ Русия күгендә ул матбугатның күп йолдызларын кабызды. Ул безне җылытып торучы кояш сыман”.
Флорит Имамәхмәт улын изге күңел-ле, югары әхлаклы, ихлас кеше, чын гуманист дип хәтерли күпләр. Аның кебек журналист, педагоглар хәзер аз шул. Кешегә зыян салма — аның профессиональ эшчәнлегенең төп принципларыннан берсе шундый иде. Хәзерге заман очерк жанрын тикшерүгә багышланган бер китабы да “Игътибар үзәгендә — кеше” дип аталды.
1982 елда Флорит Әгъзамовка Татарстанның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе, 2005 елда республика журналистларының “Бәллүр каләм” конкурсының Гран-при бүләге бирелде. Аның шулай ук “Хезмәттәге казанышлар өчен” медале, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Казан университетының атказанган хезмәткәре” дигән югары исемнәре дә бар иде.
Казанның Чистай урамындагы ул яшәгән 4нче йорт диварына 2016 елның 19 маенда — Татарстанның матбугат көнендә — мемориаль тактаташ куелды. Тагын да ике елдан соң Казан федераль университетының Югары журналистика мәктәбендә беренче декан исемендәге аудитория ачылды. Казанда ел саен “Әгъзамов укулары” дигән халыкара гыйльми-гамәли конференция үткәрелә.
Радил Галиев,
Чакмагыш урта мәктәбен — 1966 елда, Уфа нефть институтын 1971 елда тәмамлаучы,
“Уфанефтегазмаш” заводының башкарма директоры, техник фәннәр кандидаты, СССРның уйлап табучысы.