+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 февраль 2021, 11:20

Бу ни хәл?

Артистларның концертларын бер-бер артлы тыялар, имеш.

Артистларның концертларын бер-бер артлы тыялар, имеш.
2021 елда Элвин Грейның Татарстанда концертлары булмаячак.

Җырчы бу хакта Инстаграмга язган. «Сәбәп бездә һәм сездә түгел. Без сезнең белән очрашырбыз, әмма соңрак», — дип язган җырчы.

«Аңлавыгызга ышанам», - дип яза Элвин Грей.

Шул ук вакытта якын арада җырчының концертлары Башкортстанда, Удмуртиядә, Марий Эл, Чувашстан, ХМАО, Мәскәү өлкәсе, Үзәк Русия шәһәрләрендә, Украина, Казахстан, Германия, Төркиядә булачак икәне әйтелгән.

Интернетта күптән түгел генә Татарстан җырчыларына Башкортстанга юл ябылганлыгы хакында хәбәр таралган иде. Имеш, Башкортстан җитәкчелеге, коронавирусны сәбәп итеп күрсәтеп, рәсми булмаган рәвештә Татарстан җырчыларына гастрольләрне тыйган. Инстаграмдагы дуслары да шуны искә төшерә.

Моны киләсе җанисәп алу чарасы белән бәйләүчеләр күп. Ләкин ышанасы килми бу эшкә.

«Иптәшләр» телеграм каналы концертлар тукталуга сәбәпче итеп Радик Юльякшинның үзен күрсәтә. Җырчы соңгы концертларында Роспотребнадзорның кагыйдәләрен бозган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: