-8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 февраль 2021, 11:15

Җәй туйлары була...

Ришат Төхвәтуллинның фанатлары барысын да белә.

Ришат Төхвәтуллинның фанатлары барысын да белә.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның фан-аккаунтында Алия Карачурина белән җырлаган видеосы куелган һәм мәхәббәт турында язылган.

«Яратыгыз һәм яратылыгыз! Әгәр дә Сез яраткан кешегезне тапмагансыз икән әле, моңсуланмагыз, барысы да булачак!

Мәхәббәт җылыта, мәхәббәт савыктыра. Мәхәббәт хаталарны кичерә, оныта. Явызлык кылучы мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт итүче ул — мәхәббәт.

Мәхәббәт яхшылыкка үзгәртә, барлыкка да кагыла! Һәм барлык күңелсезлекләрне ул акрын итеп эретә, юк итә. Мәхәббәт аңлый, мәхәббәт кабул итә һәм җимерми, мәхәббәт бизи һәм бәхет турында җырлый», диелгән.

Язылучылар бу парны матур теләкләр белән күмгән. Ришат белән Алиянең планнарын белүчеләр дә бар, дип яза "Интертат".

«Аларның никахлары булган, җәй туйлары була»;

«Мин сезне күптәннән парлап куйдым инде, вакыты житмидер әле»;

«Сезнең яраткан кешегез янәшәгездә»;

«Иң матур пар»;

«Гомер булып, шушы парның туен күреп буламы инде»;

«Нәрсә көтәсең? Бүген йөзек биреп, тәкъдим яса инде», — дигән комментарийлар белән кавыштырган ике җырчыны инстачылар.

Фото: инстаграм


Читайте нас в