-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2021, 20:00

Михаил Боярскийны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар

Билгеле актер коронавирус эләктергәнме әллә?

Билгеле актер коронавирус эләктергәнме әллә?

Русиянең халык артисты Михаил Боярский югары температура һәм хәлсезлек белән Санкт-Петербург дәваханәләренең берсенә китерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

71 яшьлек артистны дәваханәгә салулары турында аның хатыны, "Ленсовет" исемендәге театрның сәнгать җитәкчесе һәм Русиянең халык артисты Лариса Луппиан хәбәр иткән.

“Михаил Сергеевичны кичә дәваханәгә салдылар. Аның температурасы 38 иде, дөрес, алай ук югары түгел, тик ул бик хәлсез иде. Без әлегә кадәр аңа нәрсә булуын белмибез. Хәзер ул үзен яхшы хис итә. Табиблар тикшеренү үткәрә. Ул 122нче дәваханә, ләкин ковид бүлеге түгел. Ул аерым палатада ята", — дип ачыклык керткән хатыны.

Луппиан әйтүенчә, COVID-19 турында сүз бармый, чөнки Боярский ун көн элек кенә прививка ясаткан. Шулай ук препаратка реакция түгеллеген дә әйткән. "Хәзер шалтырата да, миңа ашыгыч ярдәм чакыртканым өчен ачулана", — ди ул.

Фото: 360tv.ru/
Читайте нас: