+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 февраль 2021, 12:55

Финалчылар - "Артек"ка, суперфиналчылар - Санкт-Петербургка

Башкортстанда «Тере классика» яшь шигырь укучылар халыкара конкурсының беренче турыдан-туры этабы старт алды.

Башкортстанда «Тере классика» яшь шигырь укучылар халыкара конкурсының беренче турыдан-туры этабы старт алды.

Катнашучыларга мәктәп программасына кертелмәгән яраткан проза китабыннан өзек сайларга һәм яттан сөйләргә кирәк. Конкурсның финалчылары «Артек» халыкара балалар үзәгенә юллама алачак, ә суперфинал беренче тапкыр Санкт-Петербургта узачак.

Конкурсның сыйныф һәм мәктәп этаплары - 5 айга якын дәвам иткән нәфис сүз марафонының башы. Февраль аенда Русиянең 85 төбәгеннән ике миллионнан артык үсмер илнең иң яхшы укучысы исеме өчен көрәшә башлый.

Сыйныф этаплары - ул үсмерләр өчен сыйныфташыңның яраткан китабы турында сөйләү һәм үзеңне нәфис сүз остасы ролендә сынап карау мөмкинлеге. Иң яхшы деклараторлар мәктәп этабына уза. Биредә шартлар катгый. Актерлык осталыгын профессиональ жюри бәяли, шуңа күрә яттан прозадан өзекне уку - мәҗбүри шартларның берсе.

Эпидемиологик хәл күзгә-күз карап этаплар үткәрергә мөмкинлек бирми торган төбәкләр өчен мәктәп укучылары онлайн проектта катнаша ала. Махсус моның өчен сайтта www.youngreaders.ru онлайн-этаплар уздыруга платформа булдырылган. Аңа кураторларның шәхси кабинеты аша кереп була. Мондый форматтагы этапны үткәрү вакытын алдан ук броньларга кирәк.

Быел беренче тапкыр онлайн-конкурс старт алды. Аның җиңүчеләре Бөтенрусия конкурсының төбәк этабына эләгәчәк һәм Санкт-Петербургтагы Сарай мәйданында супер-финалда чыгыш ясау, шулай ук кыйммәтле призлар: смартфоннар, электрон китаплар, белем бирү курслары алу мөмкинлегенә ия булачак. Онлайн-конкурста катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәкми. Смотр социаль челтәрләрдә узачак. Ярыш 10 яшьтән 17 яшькә кадәр үсмерләр, 5-11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Ике шарт та үтәлгән булырга тиеш.

Онлайн-конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://vk.com/young_readers?w=wall-25423332_69632

Яшь нәфис сүз осталарының «Тере классика» халыкара конкурсы Мәгариф министрлыгы канаты астында һәм Русия Федерациясе Президентының Президент грантлары фонды тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән грантыннан файдаланып, Борис Щукин исемендәге театр институты, Русиянең барлык төбәкләре башлыклары ярдәме белән уза.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: