+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 февраль 2021, 17:00

Мәдәният министрлыгы коллегиясендә нинди бурычлар куелды?

Уфада Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов аның йомгаклары һәм куелган бурычлар турында Интернет челтәрендә язды.

“Кичә министрлык коллегиясендә катнаштым. Республика Мәдәният министрлыгының 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадык һәм 2021 елга планнар билгеләдек.

Планнар арасында:
балаларга нәфис белем бирүнең төбәк концепциясен эшләү;
музей киңлекләрен модернизацияләү һәм яңадан эшләтеп җибәрү, республиканың бердәм заманча музей киңлеген үстерү стратегиясен эшләү;
республика районнарында туган якны өйрәнү музейларын ачу (7 муниципалитетта алар юк);
Мәдәният хезмәткәре көнен (25 март) һәм Волонтерлар форумын (җәй/көз) бәйрәм итү кысаларында “Арт-корылтай” төбәк мәдәни форумын үткәрү.

Боларга өстәп, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Радик Юлъякшин республика эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрергә вәгъдә итте”, - дип язды Азат Бадранов “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”та.
Читайте нас: